Логотип
Хәбәрләр

Искәндәр Шакиров: «Арткы рәттә шигырьләр язып, китаплар укып утыра торган бер малай идем»

Татар эстрадасы яңадан-яңа җырчылар иҗаты белән чәчәк ата. Иҗат дөньясына ниндидер яңалык алып килеп, кыска вакыт эчендә генә халык күңелен яулыйлар. Шундыйларның берсе, кабынып килүче йолдыз Искәндәр...

Татар эстрадасы яңадан-яңа җырчылар иҗаты белән чәчәк ата. Иҗат дөньясына ниндидер яңалык алып килеп, кыска вакыт эчендә генә халык күңелен яулыйлар. Шундыйларның берсе, кабынып килүче йолдыз Искәндәр Шакиров. Искәндәрне йолдыз дип әйтеп тә булмый, чөнки ул гап-гади Казан егете. «Сәхнә» журналында чыгачак интервью өчен Искәндәрнең үзе белән күрешеп, аның тормышы, иҗат юлы турында сөйләштек.

Искәндәр мәктәптә укыганда ук үз дөньясы белән яши. Арткы партада утырып, шигырьләр язучы егет идем дип сөйли ул үзе турында. Дуслар белән аралашуны шигырьләргә алмаштырган ул. Хисләрен дә, уйларын да әнә шул шигырьләре белән бүлешкән. Кем уйлаган соң Искәндәрнең иҗат дөньясына чумып, музыкада үз юнәлешен тапкан талантлы бер җырчы булыр дип? Егет башта җырларын бары тик рус телендә генә җырласа, җырчы Гүзәл Уразова тәкъдиме белән ул татарча иҗат итә башлый. Попурляшып килүче җырлары белән татар дискотекаларында, опен-эйрларда чыгыш ясый.

Искәндәрнең үз аудиториясе дә бар. Нигездә, ул кызлар. Искәндәр үзе: «Минем социаль челтәрләремә язылучыларның берсен дә язылучы, поклонник дип санамыйм, фанат дигән сүзне яратмыйм. Алар – минем гаилә. Мин үз аудиториямне яратам һәм, алар булмаса, мин дә булмас идем. Инстагамда, вконтактеда килгән хатларның һәрберсенә җавап бирергә тырышам» , – дип белдерде.

Искәндәр Шакиров Казан федераль университеты студенты да бит әле. Ул журналист һөнәрен үзләштерә. Җырлаудан тыш, аның «сүз» белән дә эшлисе килә икән. Укып та, җырлап йөрергә дә өлгерә ул. Аннан тыш, бүгенге көндә «Вalmay production» компаниясе белән «Җиде малай» дип исемләнгән комедия жанрындагы кыска метражлы фильмда төшә.

Әгәр дә вакытны кире кайтарып булса, «элеккеге» Искәндәргә син нәрсә дип әйтер идең дигән сорауга ул: «Рәнҗемәскә өйрән һәм барысы да яхшы булачак. Чын күңелдән теләгән хыяллар чынга аша. Хыялланмасң, аның чынга ашуын теләмәсәң – тормыш шаблондагы кебек барачак, ул сизелми дә үтеп китәчәк. Алдыңда ачылган һәр яңа ишеккә кер, курыкма. Иртәгесен уйлап, бүгенге көн белән яшә!», – дип җавап бирде.

 

 

Автор: Фәнүзә Сираҗиева

Фото: Искәндәр Шакиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк