Логотип
Хәбәрләр

Искәндәрне Гүзәл Уразова белән нәрсә бәйли ?

Искәндәр Шакиров үзен рэпер дип атаганын яратып бетерми. Ләкин күпләр аны нәкъ менә рэп стилендә иҗат итүче буларак танып беләләр. Искәндәр чынлыкта рэп белән шөгыльләнми. Ул хип-хоп, R&B кебек жанрла...

Искәндәр Шакиров үзен рэпер дип атаганын яратып бетерми. Ләкин күпләр аны нәкъ менә рэп стилендә иҗат итүче буларак танып беләләр. Искәндәр чынлыкта рэп белән шөгыльләнми. Ул хип-хоп, R&B кебек жанрларда иҗат итә, шулай ук үзе дә җырлый. Аның кайбер җырларын бөтенләй рэп дип атап булмый.

Искәндәр Шакировның русча җырлаганын беләбез. Искәндәрне татарча җырларга нәрсә этәрде икән? Бу хакта аның үзеннән сорарга булдык.  «Әтинең бер ел элек юбилей концерты булып узды. Шул бәйрәмгә, рус телендә «Это мой шанс» дигән җыр яздым. Истә: филармония залы тулы кеше, һәрберсе татар концертын карарга җыелган һәм «фурор» булып мин чыктым. Урысча рэп укыдым. Җырлап кергәч, барысы да моның белән бетәр дип уйладым. Ләкин, икенче көнне әти-әниләр белән чәй эчеп, сөйләшеп утырганда алар: «Гүзәл Уразова Искәндәргә бер проект тәкъдим итәм, шалтратсын әле миңа», − дигән теләген әйттеләр. Гүзәл Уразова концертта чакырылган кунак иде. Күрешкәч, ул татар эстрадасында, татар музыкасында мондый жанрда иҗат иткән яшь егет юк дип аңлатты. Татарча иҗат итеп карарга һәм кызыклы темалар тәкъдим итте. Әгәр дә ул әйтмәсә, мин берничек тә татарча иҗат итәргә алынмас идем. Аңа кадәр мин татарча яза идем, ләкин аны халыкка чыгарганым булмады.  Вакыт узгач аңладым, татар теле – минем туган телем, мин аннан беркайчан да оялмаска, бары тик горурланырга гына тиеш. Хәзер дә туган телемә карата патриотлык хисе арта, мин аны яратам, аның югалуын теләмим. Өйдә әти-әни дә, бертуган абыем да бары тик саф татар телендә генә сөйләшә», − дип сөйләде Искәндәр.

Җырчы егет әти-әнисенең аның теләсә нәрсә эшләп, подъезд төпләрендә сыра эчеп йөрмәвенә куанулары турында да әйтте. Аның иҗат итүе, аннан ләззәт алуы турында бары тик шатлык хисләре белән генә уртаклашалар. Югыйсә, ул Җәвит абый белән Зөлфия апаның үзләренең кайчандыр сайлаган юлы. Ләкин бүгенге көндә артист тормышы бик үк стабиль түгел. Бүген син бар, ә иртәгә булмаска да мөмкинсең. Бер хата, бер ялгыш әйткән сүз барысын да бетереп атарга мөмкин. Искәндәрнең әти-әнисе менә шуның борчылылалар да. Бала бит. Әмма музыка дөньясында зур адымнар белән атлап килүче Искәндәрне киләчәктә тагын да зур үрләр көтә дисәк, ялгышмабыз. Уңышлар телибез Искәндәргә!

Фәнүзә Сираҗиева

Фото: Искәндәр Шакиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк