Логотип
Хәбәрләр

Истанбулда «Останкино» кебек телеманара төзелде

Истанбул каласының силуэтына тагын бер кызыклы объект өстәлә. Ул «Күчүк Чамлыҗа манарасы» дип атала. Чамлыҗа - төрек телендә кечкенә наратлык мәгънәсендә. Шәһәрнең иң биек калкулыгында, диңгездән 22...

Истанбул каласының силуэтына тагын бер кызыклы объект өстәлә. Ул «Күчүк Чамлыҗа манарасы» дип атала. Чамлыҗа - төрек телендә кечкенә наратлык мәгънәсендә. Шәһәрнең иң биек калкулыгында, диңгездән 229 метр югарыда төзелгән манараның диңгез дәрәҗәсеннән тулаем биеклеге - 583,5 метр. Бу турыда төзелеш эшләре тәмамлану уңаеннан Истанбул мэриясе тарафыннан җурналистларга бирелгән брифингта хәбәр ителде.

«Күчүк Чамлыҗа манарасы» якындагы «Бөек Чамлыҗа» калкулыгында урнашкан күп санлы радио-телевидение һәм мобиль телефон антенналарын бер үзәккә күчерү максатыннан төзелгән.

Медиа әһелләренә манара төзелеше белән бәйле мәгълүматлар биргән Истанбул мэры Мәүлет Уйсал әлеге объект төзелеше 2016 елның март аенда башланганын әйтте. Ул: «Истанбулның туристлар күпләп йөри торган иң биек калкулыгында урнашкан радио һәм телевидение антенналары тирә-якка зарарлы электромагнетик дулкын таратып утыралар. Шулай ук шәһәрнең силуэтын да эстетик яктан бозалар. Бу антенналар яңа манараның иң өске өлешенә урнаштырылачак. Бары тик Төркия телерадиокорылышы «ТРТ»ның антенна манарасы гына урынында калачак. «Күчүк Чамлыҗа» телеманарасы барлыгы 125 телерадиостанциясенә хезмәт итәчәк», - диде.

Манараның нигезе 21 метр җир астында. Телеманараның 220 метры - бетоннан, антенналар урнашачак 145 метрлык өлеше корычтан эшләнгән, тулаем озынлыгы – 365, 5 метр.

Объектның 33, 34 катларында Истанбул шәһәрен 360 дәрәҗә тамаша итү өчен “Манзара террасасы» урын алачак, 39 һәм 40 катларында рестораннар урнашачак. Туристларның игътибары үзәгендә булачак манарага елына 4,5 миллион кеше килер дип көтелә. Телеманарада югары технология әсәрләре булган ике лифт эшләячәк.

Бүгенге көндә «Күчүк Чамлыҗа» манарасының төзелеш эшләре тәмамланган, тышкы ягын ныгыту һәм бизәү эшләре дә төгәлләнергә тора. Радио һәм телевидение станцияләренең антенналарын урнаштыру эше дәвам итә. Манара ел ахырында тантаналы шартларда ачылыр дип көтелә. 

Рушания Алтай
 татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк