Логотип
Хәбәрләр

Италиядә тауда табылган мәет шимбә көнне югалган Россия туристының җәсәде булырга мөмкин

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Италия тауларында табылган гәүдә шимбә көнне югалган Россия туристының мәете булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС. Хатын-кыз гәүдәсен Швейцария белән чиктәш Монте Ро...

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Италия тауларында табылган гәүдә шимбә көнне югалган Россия туристының мәете булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС.

Хатын-кыз гәүдәсен Швейцария белән чиктәш Монте Роза тау массивында Италия коткаручылары тапкан.

Мәетнең берничә көн элек югалган Россия туристыныкы булу ихтималы да искәртелә. Ханым кар өстеннән йөри торган махсус аяк киемнәре белән тауларда йөрүне планлаштырган була. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул адаша һәм югала.

Һава шартлары начар булу сәбәпле, хатынның мәетен әлегә алып чыга алмыйлар.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк