Логотип
Хәбәрләр

IX Казан мөселман киемнәре фестиваленең җиңүчеләре билгеле

(Казан, 12 май, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). IX Казан мөселман киемнәре фестиваленең җиңүчеләре билгеле. Аларның исемнәре кичә Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгенең “Баллар” залында узган I...

(Казан, 12 май, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). IX Казан мөселман киемнәре фестиваленең җиңүчеләре билгеле. Аларның исемнәре кичә Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгенең “Баллар” залында узган IX  Казан мөселман киемнәре фестивале ачыкланды. Фестивальдә барлыгы 12 дизайнерның коллекциясе тәкъдим ителде. 

"Без бу фестивальне ел саен яратып оештырабыз. Вакыт табып килүегез өчен рәхмәт. Биредә тәкъдим ителәсе ябык, тыйнак мөселман киемнәре һәр хатын-кызның йөрәгенә кереп урнашсын иде. Быел чит илдән иң талантлы, коллекцияләре белән аерылып торган дизайнерларны чакырдык. Аларның хезмәтен лаеклы бәяләрсез дип уйлыйм", - диде РФ һәм ТР Мөслимәләр берлеге, фестивальнең оештыру комитеты рәисе Наилә Җиһаншина.

Беренче булып Төркия дизайнеры Айшен Узун коллекциясе тәкъдим ителде.

Аннан соң катнашучылар һәм фестиваль кунакларын Халыкара ислам бизнесы агентлыгы президенты Марат Кабаев сәламләде. Ул тыйнак, бөтен гәүдәсен нәфис тукымага ураган хатын-кызларның гаилә дәрәҗәсен саклавын билгеләп үтте.

"Яулык япкан, озын күлмәк кигән нәфис затлар турында күп сөйлиләр, тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Әмма мин аларны геройга тиңләр идем", - диде сәламләү сүзендә.

Быелгы фестивальнең үзенчәлеге - чит ил дизайнерлары коллекцияләренең күп булуында. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында  Наилә Җиһаншина да әйтеп узган иде.

Фестивальдә Төркия, Марокко, Дагыстан, Кыргызстан, Бөекбритания, Үзбәкстан дизайнерлары үз коллекциясен тәкъдим итте. Төркия, Үәбәкстан һәм Кыргызстаннан икешәр дизайнер килгән иде.

Үзбәкстан дизайнеры Лилия Сәхибгәрәева, мөслимәләр киемнәре белән беррәттән,  балалар киеме коллекциясен дә тәкъдим итте.

Апалы-сеңелле Дагыстан дизайнерлары Зәйнәб һәм Мәдинә Кебедовалар "Аль Амира" бренды астында мөселман хатын-кызлары өчен ябык су коену костюмнары коллекциясен алып килгән.

Казан мөселман киеме фестивалендә катнашучы татар дизайнерының исемен Наилә Җиһаншина матбугат очрашуында әйтергә теләмәде. Фестивальдә катнашу бәхете тигән дизайнерларның кемлеген тамашачы чара барышында гына белде. Болар - Гөлнара Камаева һәм Элара Шәйхи.

Шулай ук  Казанның "Ebivol" салоны татар коллекциясенең берничә төре: Казан, Әстерхан, Себер, Кырым татарларының костюмнарын тәкъдим итте.

  • IX Халыкара мөселман киеме фестивале “Россия-Ислам дөньясы: “KazanSummit 2018” халыкара икътисад саммиты кысаларында уза. Чараны оештыручылар - ТР Диния нәзарәте, ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы, Россия мөслимәләр союзы, Россия мөселман дизайнерлары союзы.

IX мөселман киемнәре фестивале тамашачыларына дини җырлар автор-башкаручысы Ильяс Халиков һәм күп кенә бәйгеләр, "Голос-Дети" проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова икешәр җыр бүләк итте.

Фестиваль ахырында оештыру комитеты рәисе Наилә Җиһаншина һәм "Татар-кызы-2017" конкурсы җиңүчесе Гөлназ Гатина җиңүче дипломнары тапшырды.

Катнашучыларга "Иң яхшы яшьләр коллекциясе" (Бөекбритания) , "Иң иҗади якын килү" (Кыргызстан) , "Иң яхшы спорт стиле" (Дагыстан), "Костюмдагы милли колорит" (Марокко), "Стильнең оригинальлеге" (Кыргызстан) , "Иң яхшы балалар костюмы", "Табигый сәләт" (Үзбәкстан), "Иң яхшы татар костюмы" ("Ebivol") исемнәре бирелде.

"Елның иң яхшы дизайнеры" булып  Төркия дизайнеры Аджви Эркан танылды.

"2018 елның иң яхшы бренды" исеме Казаннан Элара Шәйхигә һәм Төркиядән килгән Айшен Узунга бирелде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк