Июнь аенда ике көн өстәмә ял булачак

Июньдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне, эшләми торган бәйрәм көн булып тора. «Татарстанның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Ураза гаете дә республикада эшләми торган бәйрәм була», - дип аңлатыла хәбәрдә.

Быел Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Ураза бәйрәме 4 июнь көн була. Шулай итеп, 4 һәм 12 июнь көннәре эшләми торган көннәр булып санала. Бәйрәм алдыннан 3 һәм 11 июнь көннәрендә эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.

Быел республика халкы барлык бәйрәмнәр, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 121 көн ял итәчәк. Җитештерү календаре нигезендә, бу ел дәвамында татарстанлыларга 244 эш көне туры киләчәк. Бәйрәм алдыннан тугыз көн (22 февраль, 7 март, 30 апрель, 8 май, 3 һәм 11 июнь, 29 август, 5 ноябрь, 31 декабрь) бер сәгатькә кыскартылган.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
671
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы