Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк

Һәр мәчеттән икешәр кешене бушлай алып бару мөмкинлеге булачак.

21 июльдә узачак Изге Болгар җыенына барыр өчен, һәр мөхтәсибәткә автобус биреләчәк. Бу хакта 16 июльдә “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар Хәсәнов сөйләде.

"Җыенга киләргә автобуслар буламы икән?” дигән сорауга Илфар Хәсәнов җавап бирде. “Һәрбер мөхтәсибәткә автобуслар бирелде. Барырга теләүче районнарда яшәүче кардәшләребез үзәк мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә тиешләр”, - диде ул.

Мәчетләрдә махсус исемлек төзиләр. Һәрбер мөхтәсибәткә бушлай бер автобус бирелә. Һәр мәчеттән икешәр кешене бушлай алып бару мөмкинлеге булачак.

Фото: Рамиль Гали

Автор: Назлыгөл Мәсәлимова

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
255
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Әнигә кыен булса, төшемә керә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наш двор
  • Наш двор
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы