Логотип
Хәбәрләр

Изге Болгар җыенының кайчан узасы билгеле булды

«Изге Болгар җыены» киләсе елда да июнь аенда узачак. Бүген Уфада ике көнлек эшлекле сәфәрдә булган Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразие...

«Изге Болгар җыены» киләсе елда да июнь аенда узачак. Бүген Уфада ике көнлек эшлекле сәфәрдә булган Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән шул хакта сөйләште.

Быел «Изге Болгар җыены» 30нчы тапкыр оештырылачак. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүгә багышлана. Әлеге җыен Тәлгать хәзрәт тәкъдиме белән үткәрелә башлаган иде. Төрле елларда ул май-июнь айларында булды. Быел 13-14 июньдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан Бөтенроссия татар дин әһелләренең чираттагы форумы булачак. 15 июньдә алар «Изге Болгар җыены»на барачак.

Бүген Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтендә үткән очрашуда 2020 елның мөселман бәйрәм һәм чаралары календарендә «Изге Болгар җыены» көнен билгеләү турында сүз барды. Аны шулай ук июнь аенда оештыру планлаштырыла. Төгәл дата якын вакытта Татарстан Диния нәзарәте белән килештергәч, билгеле булчак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк