Логотип
Хәбәрләр

Йөкле Иркәне кем рәнҗеткән?

Татарстанның атказанган артисты Иркә тормышында булган күңелсез бер вакыйганы искә ала. Күптән түгел урам буйлап узып барганда җырчының күз карашы янәшәсендәге зур бинага юнәлә. Бу бинаның үз тарихы б...

Татарстанның атказанган артисты Иркә тормышында булган күңелсез бер вакыйганы искә ала. Күптән түгел урам буйлап узып барганда җырчының күз карашы янәшәсендәге зур бинага юнәлә. Бу бинаның үз тарихы бар икән...

«Үз гомеремдә мин анда бер генә тапкыр булдым, 5-6 еллар электер... Мин туып үскән районнан чыккан дәрәҗәле кешеләрнең очрашуы иде бу. Мин әлбәттә өстәл артында алар белән утырыр өчен чакырылмаган идем, Нәбирә апаның бик нык утыртасы килде, берәр җыр да җырлатасы килгәнен бик яхшы хәтерлим. Янды-көйде инде ул көнне ул, сиздем, тойдым, рәхмәт аңа.

Жырларга чират житте. Олы яшьтәрәк бер апа миңа «Син кем, списокта син юк, янәсе синең кебекләр монда җырларга тиеш тугел», – дип бик кырыс кына мине кире какты. Матур итеп киенгән буянган килеш, озын кара күлмәгемнән басып торуны дәвам иттем, янәшәмдә басып торган ирем нык итеп кочып алды, хәзер, борчылма, дип тиз генә каядыр барып килде. Усал итеп астан карап миңа теге апа «3 минуттан чыгарсың, бер җыр и всё!» – диде. Мин дәшмәдем, ашыга-ашыга микрофон артыннан чаптым, тик аягым оеп китепме, егылдым... Ул вакытта Артур күтәреп алып күзләремә карады, ул миңа кычкырган затны үтерер дәрәҗәдә иде, чөнки беркем дә белмәгән киңрәк кара күлмәк эчендә калкып торган 4 айлык йок бар иде... 30 секундтан мин елмаеп җырларга чыктым, куркудан тавыш та аяк та калтырады. Тик мин барыбер җырладым», – дип искә ала Иркә.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @irke_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк