Әй машина, машина...
Машинасыз тормыш рәвешен күз алдына китермәүчеләргә ир-атлар гына керми шул. Андыйлар хатын-кызлар арасында да шактый. Беркемнән-бер нәрсәдән һәм вакыттан бәйлелектән котылу белән бер инде ул... Машин...
Машинасыз тормыш рәвешен күз алдына китермәүчеләргә ир-атлар гына керми шул. Андыйлар хатын-кызлар арасында да шактый. Беркемнән-бер нәрсәдән һәм вакыттан бәйлелектән котылу белән бер инде ул... Машина руле. Хәзер әнә остарып беттеләр ‒ машина йөртү таныклыгына мәктәп эскәмиясеннән үк укыта башладылар. Башта укыйсың, унсигезең тулуга ‒ выжлап йөри дә башлыйсың. Әти-әниең тимер ат алып бирергә генә өлгерсен, кем әйтмешли...
Унсигез дигәннән. Җырчы Ильмира Нәгыймова әнә аның буенча да рекорд куйган икән. Беренче тапкыр басу юлында, әтисенең 6 модель Жигули машинасының руле артына утырганда Ильмирага нибары 6 яшь булган. Аптырап тормаган Ильмира ‒ кузгалып та киткән шундук! Хәзер исә Нәгыймованың машина алу таныклыгы алганына 6 ел тулган. (Нәгыймова 6 санына да бик бай лабаса ‒ туган көне дә 6 март бит аның). Авылына кайткан саен Ильмира әтисенең хәзер инде Нива машинасына утырып, басу-тугайлар урый икән. Җилләнеп, балачак хатирәләренә уралып.
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк