Логотип
Хәбәрләр

Йөрәк елый, күңелләр аны сагына

Кичәне Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабировдәвам итте. Ул Әлфия Авзалованың төркеменә 1976 елда килә. Иҗатының башлангыч чорында зур талант һәм легендар җырчы янәшәсендә эшләвен...

Кичәне Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабировдәвам итте. Ул Әлфия Авзалованың төркеменә 1976 елда килә. Иҗатының башлангыч чорында зур талант һәм легендар җырчы янәшәсендә эшләвен зур бәхет дип атады ул. Зур тормыш мәктәбе өйрәткәне өчен җырчыга рәхмәтле булуын әйтте

- Әлфия Авзалова чыгыш ясамаган бер генә авыл, бер генә шәһәр дә калмагандыр. Кая гына барса да, ул татар сәнгатенең илчесе булды. Бөтен дөньяда яшәүче татарлар арасында аның исемен белмәүче юктыр, мөгәен. Җырчы үзен һәрвакыт иркен тота, халык белән уртак телне тиз таба белде. Тагын бер сыйфаты бар иде: башка милләт җырларын гаять зур осталык белән башкарды. Һәр концерта диярлек үзбәк, казах, әзербайҗан, гарәп, һинд, башкорт җырларын башкара иде. Аның йөрәккә үтеп керерлек итеп җырлаган “Зөләйха”, “Гөлҗамал”, “Казан сөлгесе”, “Шахта”, “Кәккүк” һәм башка күренекле җырлары халык күңелендә югалмас эз калдырды. Әлфия апаның көтмәгәндә арабыздан китеп баруына күңел әле дә ышанмый. Бу хәл һәркем өчен зур югалту, кайгы булды. Йөрәк елый, күңелләр аны сагына. Тик ул халык күңелендә мәңге яшәячәк, - диде ул.

Тулысынча интертаттан укыгыз

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк