Логотип
Хәбәрләр

Йөз яшь күп тә кебек, юк та кебек ‒ «Ватаным Татарстан» газетасына 100 ел

«Хакимият белән халык арасында күпер булдыру өчен барлыкка китерелгән матбугат чарасы без», – диде “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире. Газетабызның юбилее якынлашкан көннәр. «Утыз көн ураз...

«Хакимият белән халык арасында күпер булдыру өчен барлыкка китерелгән матбугат чарасы без», – диде “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире.

Газетабызның юбилее якынлашкан көннәр. «Утыз көн уразаның бер көн гаете булган кебек, йөз еллык юбилеебыз килеп җитте. Исеме берничә тапкыр алыштырылса да, заман белән бергә атлаган. Журналистлар кайсы гына чорда да җил искән уңайга авышырга тиеш түгел. Хакимият белән халык арасында күпер булдыру өчен барлыкка китерелгән матбугат чарасы без», – диде «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров «Татар-Информ» агентлыгында үткән очрашуда.

Бәйрәм күңел ачудан гына тормый

Журналистлар белән күзгә-күз очрашып сөйләшү дә газета тарихы, юбилей чараларына гына кайтып калмады. Ике арада шактый кызыклы әңгәмә килеп чыкты. Күпне күргән, күп чарланган каләм ияләренең, баш мөхәрриргә һәм аның урынбасары Илнар Хөснуллинга сорау биргәндә, каршы яктан ни ишетергә теләүләре дә яхшы аңлашыла иде. Үзләренең үк җаваплары бар иде, димәкче булам. Ә «Ватаным Татарстан»ның бер гасырлык юбилее күңел ачу чараларына гына корылмаячак. Дөрес, анысы да була, ләкин дөньяны шаулатып түгел. Мәгънәле, игелек эшләүгә корылган чарага әзерлек бара. «Бәйрәм булачак, ләкин икенче көнне газета да чыгачак. Укучыларыбыз алдындагы вазифаны бәйрәм көннәрендә дә онытмыйбыз, – диде Илнар Хөснуллин. – Газетаның беренче саны рәсми чыккан көн – 1918 елның 12 марты һәм шул көннән котлаулар агыла».

Редакциянең, газета чыгарудан тыш, социаль проектлары да бар. Алар гел үзгәреп тора. Шуларның берсе – 2013 елдан бирле Казанда Хәйрия концертлары оештыру. Кемгәдер ошарга да, охшарга да тырышып түгел, чарасыз калган авыруларга булышу максатыннан башланган чара ул. Күп еллар дәвамында җомга санында «Кайсыгызның кулы җылы?» дигән махсус сәхифә дә чыга. Аның аша да кешегә күңел җылысы өләшенә, яшәүгә өмет уятыла, ярдәм оештырыла. Хәйрия чарасына күп кенә артистлар, бер белмәгән кешеләр дә кушылды. Ул сигез тапкыр үткәрелде. Юбилей чарасы – Хәйрия концерты исә 3 май көнне Казан филармония Концертлар залында кичке сәгать биштә башланып китә. Игелек кылуга үзеннән өлеш кертергә теләүчеләргә анда катнашу мөмкинлеге бар. Җыелган акча Биектау районының Дөбъяз авылында яшәүче, юл фаҗигасенә тарып, авыр хәлдә калган Илнар Хәлиуллинга биреләчәк.

Татар телен кыстылар, журналистлар әзерләргә акча юк, кая барып чыгарбыз?

– Татар матбугатына гына түгел, гомумән матбугатка сулыш алдырмас өчен, төрле чаралар табалар, – диде баш мөхәррир җавабында. – Сезнең вакыт бетә, тагын биш ел калды, ике ел, дип юрап килделәр. Басма матбугатның чыккан кадәресен дә халыкка җиткермәс өчен җан тырмашалар.

Яшь кадрлар әзерләүнең дә аңлаешсыз булуын әйтте ул. Университетта узган Ачык ишекләр көнендә яшьләрнең сүз сөрешенә дә борчылган. «Анда журналистиканың дәһеле дә юк, эчтәлек турында түгел, техник мөмкинлекләр турында сөйлиләр. Ә үзәктә булырга тиешле бала кайда соң, таста су гына түгелме? Журналистиканың үзәгендә кеше, җанлылык булырга тиеш, – ди Миңназыйм Сәфәров. – Ә бюджет урыны калмый икән – бетте дигән сүз, әмма бер өметем бар: бу саташу кайчан да булса юкка чыгар дип уйлыйм. Хөкүмәткә 10 журналист әзерләргә акча бирү кыйммәткә төшәме? Болай эшләргә ярамый, аны җимерсәң, бетә ул. Журналистика бер беткәч, кабат торгызылса да, аңа килмәячәкләр. Бүтән белгечлекләргә укыганнардан журналист ясамакчы булалар. Журналистны әвеш-тәвеш китереп кенә язарга өйрәтеп тә, әзерләп тә булмый».

Кыйбла кайсы якта, журналистларга берләшергә вакыт җитмәдеме, безне кем яклар?

Очрашуда бик күп каләм әһелләре күңелен бимазалаган тагын бер сорауны бирделәр. Без, журналистлар, ниндидер чараларда күрешкәч, сәламләшүдән ары узмыйбыз, бер-беребезне белмибез, танымыйбыз. Безгә берләшергә кирәк, дип уйламыйсызмы?

Әлеге сорауга бу эшнең башында «Ватаным Татарстан» җитәкчелеге тормас микән, шул эшкә алынмас микән, дигән фикер салынган иде. “Беркем дә, әйдәгез, журналистлар, берләшегез, димәячәк. Кемгә кирәк ул? Бүген һәркемнең үз хәсрәте үзенә җиткән. Сезнең ярдәм белән бу эшне башларга әзер», – диде Миңназыйм абый. Бүген, чыннан да, хәсрәттә генә түгел, шатлыкта да бергәләшеп сөйләшү, һич югы танышу, кемнең кем икәнен белеп тору җитми.

Татар журналистикасының тәэсир итә алу көче зурмы? Федераль журналистикада берләшү һәм камчылау дигән нәрсә бар. Без шуны булдыра алабызмы?

– Журналистика барлыкка килгәннән бирле әйтелә торган сүзләр, – ди Миңназыйм әфәнде. – 35 ел эшлим инде, һаман шуны әйтәләр. Ничек үзгәрүне тотып карап булмый. 1937 елларда сизелгән ул. Бер-берсе өстеннән язганнар һәм икенче көнне үк кулга алулар башланган. Мондый көнгә калырга язмасын. Тик әйтү белән әйтмәү бер түгел. Мактап язып кара һәм берәр кешене тәнкыйтьлә. Реакциясе шунда ук сизеләчәк. Сәяси фикердән дә курыкмаска кирәк. Син сәясәт белән шөгыльләнмәсәң, ул синең белән шөгыльләнәчәк, диләрме әле?!

Камчылау манчуны хәтерләтә. Ул сүз белән килешеп бетмим. «Манчу» – бер яклы дигән сүз. Бер кешене камчылаганда, ул кешенең дә фикерен сорау ягында торам. Ә нишләп сез болай эшләмәдегез, дип аңа да сүз бирергә кирәк. Бер яклы гына журналистиканы хупламыйм. Һәркем үз юнәлеше белән шөгыльләнсен иде. Кайда сәясәт, кайда икътисад икәнен белеп тә бетереп булмый торган заманда яшибез.

Данис Зариповка ник кызыгалар да, татарның милли көрәш батырларын ник исемләп белмиләр?

Очрашуда шулай ук тираж җыюның төрле ысуллары, намуссыз көндәшлек турында да сөйләшенде. Нишләп кыңгыр эшләрне каләмегез аша фаш итмисез, дип коткы салуны да ишеттек. Юкса абруйлы матбугатның чагу, батыру, тырнак астыннан кер эзләү белән шөгыльләнмәячәген дә белеп торалар. Берләшик һәм фаш итик – бер чиктән икенче чиккә ташлану түгелме? Миңназыйм Сәфәровның 1980 елларда район җитәкчеләре белән әчелешле булган һәм газета битләрендә урын алган «тешле» язмаларын да хәтерләүчеләр бар. Татар көрәшен Россия киңлекләренә чыгарыйк, көрәшчеләрне хоккейчы Данис Зарипов дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Бу фикерләр дә чынбарлыктан ерак.

– Ярар, Россия киңлегенә чыгарырсың, ди. Бу очракта аның нигезе калырмы? Кешегә күрсәтәм дип, тамырына балта чабылмасмы? – ди Илнар Хөснуллин. – Икенчедән, «ВТ»ның Муса Җәлил исемендәге татарча көрәш турниры быел 55 нче мәртәбә үтте. Көрәшчеләрдә, халыкта кызыксыну зур, ә журналистларда? Күп дигәндә, өч-дүрте күренә. Ә нишләп килмиләр, милли көрәшне яктыртмыйлар? Аңламасаң, яза алмыйсың, аңлау өчен карарга кирәк. Ә Зариповка охшарга тырышу – бала-чаганың миллион сумга омтылуыннан. Көрәштә алай була алмый.  

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк