Логотип
Хәбәрләр

“Әйдә ТНВга" конкурсында лаеклылар җиңде - Илшат Әминов

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген “Әйдә ТНВга" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта “ТНВ” базасында узган матбугат очрашуында журналистларга телерадиокомпания директоры...

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген “Әйдә ТНВга" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта “ТНВ” базасында узган матбугат очрашуында журналистларга телерадиокомпания директоры Илшат Әминов хәбәр итте.

Быелдан республикада бушлай журналист белеме алу булмаячак. Шул нисбәттән, “Яңа Гасыр” телеканалы,  татар журналистлары әзерләү өчен, телеканалның махсус грантына конкурс игълан иткән иде.

  • “Әйдә ТНВга” конкурсына 2018 елның 5нче апрелендә старт бирелде. “Яңа Гасыр” каналының максатчан грантын алу өчен татар телен камил белгән 11нче сыйныф укучылары катнашты. Ул өч турда уздырылды.  Беренче турда конкурсантларга “Якын дустым” темасына эссе язып җибәрергә кирәк иде. Икенче тур да читтән торып үткәрелде. Ул «Мин - кадрда» дип аталган иҗади бәйге кысаларында, үз-үзеңне кадрда үзенчәлекле итеп тәкъдим итүдән гыйбарәт. III тур - йомгаклау конкурсы, телекомпаниядә үтте.

Икенче турдан узган 6 конкурсант үзләрен, “Интервью” жанрында сынады. “Бәйгедә 41 укучы катнашты. Беренче этаптан 27 кеше калды. Шуның 6сы ярымфиналга узды. Әйтергә кирәк, лаеклылар җиңде”, – диде Илшат Әминов.

Шулай итеп, “Әйдә ТНВга" конкурсының җиңүчеләре:

- Арча шәһәренең 5нче гимназия укучысы Алия Сабирова;
- Лениногорск районының Иске Куак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Сиринә Сәхәпова;
- Азнакай шәһәренең 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Инзилә Хөсәенова.

"Татар-информ" хәбәрчесенең "Бәйгедә егетләр катнаштымы?" дигән соравына Әминов: "Бер генә егет катнашты, әмма көче ягыннан аерылып тормады", - диде. 

  • “Яңа Гасыр” телерадикомпаниясе Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу буенча конкурс җиңүчеләре белән контракт төзиячәк.

Конкурсның максаты – татар мәктәпләрен тәмамлап, татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү, “Яңа Гасыр” республика каналында эшләү өчен югары белемле милли кадрлар әзерләү, “2014 - 2020нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә куюда катнашу. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк