Логотип
Хәбәрләр

Җәйге лагерьларда ял итүче балаларга мастер-класс уздырдылар

Бүген Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитетында җәйге лагерьларда ял итүче балалар өчен мастер-класс һәм экскурсия булып узды. Мастер-класс архивның генеалогия нигезләренә багышла...

Бүген Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитетында җәйге лагерьларда ял итүче балалар өчен мастер-класс һәм экскурсия булып узды.

Мастер-класс архивның генеалогия нигезләренә багышланган иде, аны дәүләт архивының директор урынбасары Илдар Шафиков алып барды. Балалар нәсел шәҗәрәсе төзегән вакытта эшне нәрсәдән башларга икәнен белделәр, шулай ук тарихи документлар белән таныштылар.

Мастер-класс беткәч балалар күргәзмә залына юл тотты. Ул Россиядә игълан ителгән театр елына багышланган иде. Анда Казан яшь тамашачылар театрының директоры, актер һәм режиссёр Фәрит Хәбибуллинның шәхси архивыннан документлар, фотосурәтләр урын алган иде. Шулай ук экскурсовод Татарстанда театрның барлыкка килүе турында сөйләде, эксклюзив тарихи видеолар күрсәтелде.

Автор, фото: Г.Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк