Логотип
Хәбәрләр

Җәйнең беренче көнендә Татарстанда юеш кар көтелә

Татарстанда 31 майда һәм 1 июньдә суытачак. Республика төньяк-көнчыгыш циклонының тыл өлешендә калганга, һава температурасы нормадан 6-8 градуска түбән булачак, ә төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизле...

Татарстанда 31 майда һәм 1 июньдә суытачак. Республика төньяк-көнчыгыш циклонының тыл өлешендә калганга, һава температурасы нормадан 6-8 градуска түбән булачак, ә төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге 17 м/с тәшкил итәчәк.

31 майда Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә, төнлә һава температурасы +4-9 градус, көндез +9-14 градус тәшкил итәчәк. Көндез 1 июньдә урыны белән яңгыр, төнлә аерым районнарда юеш кар көтелә. Төнлә һава температурасы 0-4 градуска калачак, урыны белән минус 1 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +7-12 булачак. 2 июльгә каршы төндә явым-төшем күзәтелми, ләкин температура +0-4 кадәр төшәчәк, урыны белән минус 2 градус булачак. Көндез, төньяк циклонның атмосфера фронты узганда, урыны белән яңгыр явачак, һава +11-16 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явачак, аязучан болытлы һава көтелә. Җил тизлеге 15 м/с булачак. Төнлә +6-8 градус булуы көтелә, көндез – +10-12 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк