Логотип
Хәбәрләр

Йолдыз үлеменең сәбәбе билгеле булды

Артист Алексей Сәфиулинның үлеменең сәбәбен якыннары йөрәк өянәге булды дип белдергән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Җырчының сәламәтлеге торышына башкала эссесе, шулай ук очу һәм гастрольләрдән кие...

Артист Алексей Сәфиулинның үлеменең сәбәбен якыннары йөрәк өянәге булды дип белдергән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Җырчының сәламәтлеге торышына башкала эссесе, шулай ук очу һәм гастрольләрдән киеренкелек йогынты ясаган дигән фаразлар да бар. Артист 9 июньгә каршы төндә вафат булды. Элегрәк 44 яшьлек җырчы ваннада йоклап киткән, дип тә хәбәр ителгән иде. Ул җырчы Пелагеяның остазы булган «Голос» телетамашасында катнашуы белән танылды. Моңа кадәр ул берничә ел Мариин театрында Валерий Гергиев җитәкчелегендә эшләгән. Сәфиуллин шулай ук Мәскәү филармониясе хезмәткәре дә булган. Җырчының ике баласы калды.

Фото: @alexeysafiulin

Г.Ярмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк