Логотип
Хәбәрләр

Йолдыз Миңнуллина Казан урамнары буйлап шигъри экскурсия үткәрде

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә 21.00 сәгатьтә Камал театры яныннан бер автобус халык белән шигъри сәфәр кузгалып китте. Казан урамнары буйлап шигъри сәяхәтнең авторы һәм «эк...

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә 21.00 сәгатьтә Камал театры яныннан бер автобус халык белән шигъри сәфәр кузгалып китте. Казан урамнары буйлап шигъри сәяхәтнең авторы һәм «экскурсоводы» Йолдыз Миңнуллина иде.

«Арттан йөри Казан урамнары» - «Город АРТ-подготовка» V Театр лабораториясе программасындагы шигъри экскурсия. 45 урынлы зур автобус билгеләнгән маршрут буенча Казан урамнары буйлап үтте. Әлеге шигъри автобус пассажиры булу өчен электрон теркәлү шарт иде. Программа 18+ дип билгеләнгән.
Автобус 40 минут дәвамында Казан урамнарыннан әйләнеп йөрде һәм шул вакыт эчендә Йолдыз Миңнуллина микрофон белән үз шигырьләрен укыды.

Маршрут Камал театрыннан башланып, автобус башта Тукай мәйданына кадәр барды, аннары кирегә борылып, автовокзал ягына юл алды, “Казан” автовокзалы бинасын узып, Елга вокзалына кадәр килде, аннан Тимер юл вокзалына кадәр төште, Кремль диварлары яныннан узып, Ленин дамбасына керде, Казансу күпере аша узып, Казансу яры буйлап Миллениум күперенә җилдерде, аннан “Корстон” ягына чыгып, Карл Маркс урамы буйлап төшеп китте һәм Пушкин урамы буйлап Камал театрына килеп туктады. Маршрут шигырьләр белән тәңгәлләштереп төзелгән иде.

Автобустагы халыктан кемнәрдер тәрәзәдән күзләрен алмады, кемнәрдер Йолдыз Миңнуллинаның шигырь укуын күзәтте.

“Мин тәрәзәгә карап тыңларсыз дигән идем: урыннарны шигырьләргә бәйләп сайладым. Бу шигырьләр кайда язылган – без шул урыннардан үттек. Мин аларны тәңгәл китереп укырга тырыштым. Шәһәргә шул сүзләрне кайтарасым килде. Кабул иткәнсез икән – зур рәхмәт!”

Пассажирлар арасында Йолдыз Миңнуллинаның иҗатына гашыйклар булу белән бергә, аны бөтенләй белмәүчеләр дә бар иде. Шундыйларның берсе – “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестиваленә Татарстанга килгән театр белгече Олег Лоевский. Ул шигъри автобуска коллегасы, театр белгече Нияз Игъламов белән бергә утырган. “Мин шигырьләрне музыка кебек тыңладым, ритмын тойдым. Тавыш тембры һәм авазлар ярашуы музыкаль фон тудырды. Бу фон кызыклы иде, рифмалар тоттым”, - диде телне белмәсә дә шигырьләрне әсәрләнеп тыңлаган театр белгече.

Ә Нияз Игъламов автобуста яшьлеген сагынып барган: “Иске Казанны юксындым һәм шунда үткән яшьлегемне искә алдым, - диде ул. – Соңгы елларда Казанканың теге ягында бөтенләй башка шәһәр барлыкка килде, мин исе Савинканы искә төшердем, андагы иске йортларны искә төшердем. Тормышым турында уйландым”. Нияз Игъламов автобуста ишеткән шигырьләрнең үзе өчен бик таныш булуын, күбесен яттан да белүен әйтте.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк