Йолдызлар аллеясеннән Хәния Фәрхи йолдызы юкка чыккан

Казан шәһәренең Бауман урамындагы Йолдызлар аллеясеннән Татарстанның атказанган артисты Хәния Фәрхи истәлегенә куелган йолдыз юкка чыккан. Әлеге гамәлне эшләүчеләрнең кем икәне әлегә билгеле түгел. Бу хакта «ВКазани Поймут» төркеме хәбәр итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2017 елда Йолдызлар аллеясеннан Әлфия Авзалова һәм Мөнирә Булатова исемнәре белән йолдызлар юкка чыккан иде.
Искәрмә: Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә йөрәк өянәгеннән 57 яшендә вафат була.
Автор: А.Галимова
Фото: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
7 март 2021 - 09:22
-
5 март 2021 - 10:06
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
Наркотикларга – юк! 12+