Логотип
Хәбәрләр

Йошкар-Олада конференциядә татар телен саклап калу мәсьәләсе күтәреләчәк

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 18 апрель Йошкар-Ола шәһәрендә “Авыл тарихы – Россия тарихы. Татар халкының рухи байлыгын саклауда ислам диненең роле” төбәкара фәнни-гамәли конферен...

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 18 апрель Йошкар-Ола шәһәрендә “Авыл тарихы – Россия тарихы. Татар халкының рухи байлыгын саклауда ислам диненең роле” төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә татар телен саклап калу мәсьәләләре күтәреләчәк. Мари Эл Республикасының “Республика татар мәдәнияте үзәге” методисты Рамай Юлдашев “Татар-информ” хәбәрчесенә әйткәнчә, конференция милли үзаңны күтәрү максатыннан оештырыла.

Рамай Юлдашев сүзләренчә, конференциягә катнашучылар 7-8 төрле районнан җыелачак. “Конференциядә Казаннан да, Чувашиядән дә, Мари Элның үзеннән дә катнашучылар булачак. Казаннан 15 кеше катнашачак, дип төгәл әйтә алам. Катнашучылар 7-8 төрле районнан җыелачак. Күбесе татарлар”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, бу конференция җиңүче билгеләү максатыннан оештырылмый. “Соңыннан "Конференция катнашучысы" дигән сертификатлар биреләчәк. Алдынгы туган якны өйрәнүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан һәм безнең “Республика татар мәдәнияте үзәге”ннән грамоталар тапшырылачак. Мари Эл республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгыннан рәхмәт хатлары каралган”, - диде ул.

Рамай Юлдашев мондый конференциянең өченче тапкыр оештырылуын әйтте. “Без инде мондый конференцияне өченче тапкыр оештырабыз. 2013 һәм 2014 елларда оештырган идек. Без киләчәктә Мари Эл республикасы татар авылларының тарихы, данлыклы кешеләре, һөнәрләре, фольклоры, гореф-гадәтләре һәм башка яклары турында язып, җыентык чыгарырга ниятлибез. Шулай ук бу конференциянең җыентыгы да дөнья күрәчәк. Ул җыентык конференция исеме белән аталачак. Ә инде киләчәктә, өч конференциядән җыелган мәгълүматларны туплап, анализлап, төзәтеп, татар авылларының җыентыгын чыгарырга уйлыйбыз. Конференция милли үзаңны күтәрү максатыннан оештырыла. Конференциядә татар телен саклап калу мәсьәләләре дә, татар телен яклау һәм аны пропагандалау мәсьәләләре дә күтәреләчәк”, - диде Мари Эл Республикасының “Республика татар мәдәнияте үзәге” методисты Рамай Юлдашев.

Конференцияне Мари Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Республика татар мәдәнияте үзәге”, Милли һәм конфессиональ тикшеренүләр үзәге, «Татарларның региональ милли-мәдәни автономиясе”, Мөселманнарның диния нәзарәте һәм Мари дәүләт университеты оештыра.

Конференциядә туган якны өйрәнүче педагоглар, тарихчылар, мәктәп, туган якны өйрәнү, гаилә музейлары хезмәткәрләре, җитәкчеләре һәм башлап җибәрүчеләре, тарих, татар теле һәм әдәбияты, Мари Эл халыкларының мәдәният тарихы, география укытучылары, фәнни хезмәткәрләр, барлык дәрәҗәләрдәге белем бирү структуралары укытучылары, магистрантлар һәм аспирантлар, дини һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителәчәк.

татар-информ

Фото: татар дөньясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк