«Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш» әкиятен түләүсез тыңлап була
Әкиятне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы укый. Татарстан китап нәшрияты сайтында «Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш» татар халык әкиятен әлеге сылтама аша түләүсез кулланырга була...
Әкиятне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы укый.
Татарстан китап нәшрияты сайтында «Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш» татар халык әкиятен әлеге сылтама аша түләүсез кулланырга була. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.
«Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш» әкиятен Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы укый. "Әлеге әкиятне кем укыр икән дигән икеләнүләр булмады, чөнки Дания Нурлы электән үк радиодан балалар өчен хикәяләр, әкиятләр укыган кеше. Без балачактан ук Дания апаның әкиятләр укуына ияләшкән. Аудиокитап уңышлы чыкты, балаларга да тыңлатып карадым», ‒ диде Айсылу Галиева.
«Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш» әкияте быел чыгачак Татар халык әкиятләре җыентыгына да кергән. Китап нәшрияты хезмәткәрләре аудиокитапны тыңлаганда китаптагы рәсемнәрне карарга да киңәш итә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк