«... күпме хатын-кыз елап утыра»
Бүген Зәмирә Рәҗәпованың улы Данилның туган көне икән. Бу уңайдан ул инстаграмында пост урнаштырды. Зәмирәгә УЗИда малай була дип әйткәч, аның кәефе төшә, ире Макс гастрольдә булган. Ул аңа шалтыраты...
Бүген Зәмирә Рәҗәпованың улы Данилның туган көне икән. Бу уңайдан ул инстаграмында пост урнаштырды.
Зәмирәгә УЗИда малай була дип әйткәч, аның кәефе төшә, ире Макс гастрольдә булган. Ул аңа шалтыратып малай дип әйтә. Ире Зәмирәнең шат булмавына аптырый. Табибы консультациягә килгәч, аны акылга утыртып чыгара: «Син хәтта күз алдыңа да китерә алмыйсың, менә син утырган шушы урындыкта балага уза алмаган күпме хатын-кыз елап утыра. Алар кемгә дә риза. Рәхмәт әйт Аллаһка, сәламәт булсын дип телә». Шушы сүзләрдән соң Зәмирә айнып киткәндәй була. Данил тугач, ул үзен шушы сүзләре өчен миллион тапкыр сүгә, әле дә малай булган дип уйлый ул. Чөнки ул аларны көн саен мәхәббәт, бәхет, шатлык, куаныч, позитив белән куандырып тора икән.
«Гомерле, сәламәт, бәхетле, әти-әниле, тәүфыйклы бул балам! Спасибо что выбрал нас, подарил и даришь нам космическое счастье каждую секунду».
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк