Логотип
Хәбәрләр

Көрәш буенча Муса Җәлил турнирында абсолют батыр ачыкланмады

13-15 февральдә Актанышта «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирында абсолют батыр ачыкланмыйча калды. Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Х...

13-15 февральдә Актанышта «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирында абсолют батыр ачыкланмыйча калды. Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин киләчәктә абсолют батыр дигән исемне кире тергезергә теләвен әйтте.

Бүген «Ватаным Татарстан» газетасы призына Муса Җәлил истәлегендәге турнирның ярымфинал һәм финал уеннары булып узды. Һәр үлчәү авырлыгындагы җиңүчеләргә дә абсолют батыр исеме өчен көрәшү мөмкинлеге бирелде. Тик көрәшергә теләк белдерүче табылмады.

«Бу турнирда абсолют батырны ачыкламакчы идек.  Тик 130 кг нан югары үлчәүдә җиңгән батыр бик көчле көрәште. Башкалар: «Аның белән көрәшеп тормасак та була», - дигәннәрдер, көрәшәселәре килмәде инде. Район башлыгы Энгель Фәттахов абсолют батырга дигән тәкәне җиңүче командага тапшырырга булды, - диде Равил Хәйруллин.

Абсолют батырга дигән тәкә җиңүче Теләче районы командасына бүләк итеп бирелде.

«Абсолют батыр дигән төшенчә бераз югалып торды шул, дөрес. Мин аны бик тә тергезергә телим инде. Абсолют батыр бит инде ул бик тә дәрәҗәле исем, аңа караш та икенче була, кызлар да карый», - ди Равил Хәйруллин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк