Көрәшне танытырга теләсәк, аның бәйгеләренә дә яңалык кертелергә тиеш

Шимбә көнне Казанда цирк бинасында узган «Манзара» спорт-музыкаль тантанасына килгән кеше ул сүзне әйтмәс иде. Килмәгәннәр күз алдына китерсен: бер цирк татар егетләре. Һәм берән-сәрән генә аларга ияреп килгән кызлар. Барысы да татарча сөйләшә. Һәм татар егетләренең дә гадәттә татар өлкәләрендә була торган гуманитарийлары – идән астындагы билчән кебек озын буйлы, ак чырайлылары түгел. «Менә бу безнең милләт баласы» дип күрсәтерлекләре: типсә тимер изәрлек, басса бакыр изәрлек, кем әйтмешли. Бер дигән итеп татарча сөйләшәләр, кулларыннан эш килә, бер сүз белән әйткәндә, тормыш алып бара торган егетләр. Татар чаралары булганда җыела торган контингент – кулларына иске газеталар салынган кыршылып беткән пакетлар тоткан, таушалган пиджәкле бабайлар да түгел иде монда.
Чыганак: intertat
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте