Күренекле татар журналисты вафат
Кичә татар журналистикасының күренекле вәкиле, «Азатлык» радиосының 1989-2006 еллардагы мөдире Фәрит Иделле (Фәрит Аги) каты авырудан соң вафат булган. Бу хәбәрне «Татар-информ»га «Азатлык» радиосының...
Кичә татар журналистикасының күренекле вәкиле, «Азатлык» радиосының 1989-2006 еллардагы мөдире Фәрит Иделле (Фәрит Аги) каты авырудан соң вафат булган. Бу хәбәрне «Татар-информ»га «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе элекке җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев раслады.
Фәрит Иделле 1943 елда Кытайда дөньяга килә, әтисе Әмрулла Аги Пенза татары. Фәрит Иделле Төркиядә Истанбул университетының тюркология бүлегендә белем ала, 1969 елда «Азатлык» радиосына эшкә керә. Радио җитәкчелеге аңа татарча эшләү бурычын куя. Соңыннан Фәрит Иделле «Азатлык»та татар-башкорт редакциясе мөдире булып эшли башлый, 1989 елдан 2006 елга кадәр аны җитәкли.
«Азатлык»та эшләгән елларында Фәрит Иделле Татарстан җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә була, төрле илләрдә һәм төбәкләрдә татар хәбәрчеләре челтәрен булдыра, Казанда радионың татар телендә эшләүче махсус бюросын ачтыра.
Гомеренең соңгы елларын Мюнхенда яши.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк