Күрмәүчеләр өчен китапханәдә Татарстанның архитектура һәйкәлләренең 3D макетлары ясалган

“Татарстан осязаемый” проектын тормышка ашыру кысаларында архитектура һәйкәлләренең биш 3D макеты ясалган. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы сайты хәбәр итә. 

Алар арасында Татарстанның иң популяр, танылган истәлекле урыннары, Татарстан символлары: Казан Кремлендәге Спас манарасы, Губернатор сарае, Сөембикә манарасы, Благовещенск чиркәве, Кол Шәриф мәчете. Проект Казан Дизайн, abs3d Казан оешмалары хезмәттәшлегендә, шулай ук белем бирү һәм реабилитация, республиканың күрмәүчеләр оешмаларын җәлеп итү белән тормышка ашырыла.

Хәзерге вакытта макетлар күрмәүче эксперт-волонтерлар һәм сукырлар белән эшләүче белгечләр арасында тест презентациясе уза. Футбол буенча чемпионат алдыннан сукырлар өчен махсус китапханәдә күрү буенча инвалидларның үзенчәлекләренә яраклаштырылган күргәзмә-экспозиция ачу планлаштырыла. Ул үзенә архитектура һәйкәлләре макетларын һәм Брайл шрифтында, зурайтылган рәвештә алар турындагы мәгълүмати материалларны ала. Алар белән китапханә укучылары гына түгел, башкаланың күрмәүче кунаклары да таныша алачак.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1030
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
959
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1408
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1175
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
912
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1331
0
1
Нишләтергә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы