Логотип
Хәбәрләр

Көтелгән, шәп яңалык!

Көтелгән, шәп яңалык ишетәсегез киләме соң? Татарстанның атказанган артисты, моңлы тавышлы, шәп репертуарлы, чибәр Гүзәл Уразовага "Татарстанның халык артисты" дигән дәрәҗәле исем бирелде!Гүзәл - эстр...

Көтелгән, шәп яңалык ишетәсегез киләме соң? Татарстанның атказанган артисты, моңлы тавышлы, шәп репертуарлы, чибәр Гүзәл Уразовага "Татарстанның халык артисты" дигән дәрәҗәле исем бирелде!
Гүзәл - эстрадага ныклы адымнар белән килеп кергән, шундук үз юлын, үз кыйбласын булдырган җырчыларның берсе ул. Яшьтән үк чәчелми-түгелми үз сайлаган юлыннан тырышлык һәм үҗәтлек белән атлаучы хатын-кыз да. Бер урында таптанмый, авыр заманга, эстрадагы болганчыкларга игътибар итми генә репертуарын булдырып, көн-төн гастрольдә, концертлар белән чыгыш ясаучы уңган җырчы сандугач та. 
Гүзәл Уразова Пермь өлкәсе Барда авылында туып үскән. Казан мәдәният һәм сәнгать институтының вокал бүлеген тәмамлаган. Вокал буенча укытучысы - Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.
Бүгенгесе көндә Гүзәл тормыш иптәше Илдар белән өч бала - Эллари, Камилә, Самирны тәрбияләп үстерәләр. 
Без исә моңлы сандугачыбызны дәрәҗәле исем алуы белән ихластан котлыйбыз! Игелеген күреп, татар җыр сәнгатендә эшләвен, татар моңын саклап калуда хезмәтен дәвам итүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк