Логотип
Хәбәрләр

К.Тинчуриның 131 еллыгына багышланган мәктәпләр бәйгесе гала-концерт белән тәмамланачак

Татарстанда уза торган IV Республика мәктәпләре конкурсы 30 ноябрьдә гала-концерт белән тәмамланачак. Бу турыда Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге бәйге К.Тинчуринның тууына 131 ел...

Татарстанда уза торган IV Республика мәктәпләре конкурсы 30 ноябрьдә гала-концерт белән тәмамланачак. Бу турыда Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге бәйге К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Йомгаклау тамашасы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Гала-концерт «Ул кабызган утлар балкышы» дип исемләнгән.

 

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк