Логотип
Хәбәрләр

Көзге матурлык рецептлары

Кояш астында кызыну тирегә зарарлы йогынты ясарга да мөмкин. Аның нурлары безнең тирегә начар таэсир итүе дә ихтимал. Тән тиресе сүлпәнрәк һәм арыганрак күренә. Болар барысы да кояшның зарар таэсир ит...

Кояш астында кызыну тирегә зарарлы йогынты ясарга да мөмкин. Аның нурлары безнең тирегә начар таэсир итүе дә ихтимал. Тән тиресе сүлпәнрәк һәм арыганрак күренә. Болар барысы да кояшның зарар таэсир итүенең билгеләре.

Быелгы җәй, кызганычка каршы, артык җылысы һәм кояш нурлары белән назламады. Әмма Сез җылы якларга ял итәргә барган булсагыз, алдагы киңәшләр кирәк булыр дип уйлыбыз. Без яшьлекне һәм матурлыкны ничек саклап калу турында сөйләшергә булдык.

Көз көне косметиканың төп бурычлары булып тирене чистарту, дымландыру һәм туклану тора.

1. Чистарту
Пилинг һәм мунча көз көне йөзегезгә яхшы йогынты ясыячаклар.

Кыярдан лосьон
Безгә кирәк:
Спирт 40% һәм кыяр (1: 5).
Глицерин - (100 мл. лосьонга 1 десерт калагын салырга)
Спиртны аракы белән алыштырырга була.
Кыярны тёрка аша чыгарабыз. Барысын да ботыйбыз һәм 10 көнгә калдырабыз, аннары фильтр аша үткәрәбез. Глицерин өстибез, болгатабыз. Битне шуның белән сөртәбез.

2. Йөзнең туклануы

Тирене иң нәтиҗәле туклану һәм яшәртү  ысулы  булып йомырка, каймак, кефир белән битлек була. Битлекне инде юылган, лосьон белән чистартылган биткә, массаж линияләре буйлап җиңел хәрәкәтләр белән сыларга кирәк.

Йогурттан битлек
Безгә кирәк:
Табигый (балсыз) йогурт-100 гр.
Бал - 1 аш кашыгы
Грейпфрут үзәге
Барлык ингредиентларны җентекләп ботыйбыз һәм килеп чыккын битлекне 15 минутка сылыйбыз. Алдан әзерләнгән яшел чәй белән юып төшерергә киңәш ителә.

3. Иреннәрегез турында онытмагыз!

Көз көне иреннәрегез хакында онытмаска кирәк. Кипкән иреннәргә пилинг үткәрергә файдалы. Моннан тыш, иреннәргә көн саен массаж да ясарга кирәк. 

Иреннәргә дәвалану чараларын сатып алганда аларның составына игътибар итегез. А, В, Е Һәм F витаминнары, төрле майлар (жожоба, миндальное, ши), протеиннар аеруча файдалы.

Иреннәр өчен битлек
Безгә кирәк:
Каймак – 1 чәй кашыгы
Эремчек – 1 чәй кашыгы
Барысын да җентекләп ботыйбыз һәм 15 минутка иреннәренә сиптерәбез. Җылы су белән юабыз.

Югарыда китерелгән матурлык рецептлары тирене көз көне салкын кышны каршы алырга әзерләр дип өметләнәбез!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк