Логотип
Хәбәрләр

Көзләрдә дә язлар кабатлана

Яшьләрнең «яратам, бетте китте», дип элгән язуларына, чупыл-чупыл үбешеп төшкән фотоларына һич исем китми инде минем. Ә менә гомер көзенә атлаучы яки ап-ак чәчле абый белән апа, әби белән бабайның ура...

Яшьләрнең «яратам, бетте китте», дип элгән язуларына, чупыл-чупыл үбешеп төшкән фотоларына һич исем китми инде минем. Ә менә гомер көзенә атлаучы яки ап-ак чәчле абый белән апа, әби белән бабайның урамнан баруын, яки иңне-иңгә терәп төшкән фотосын күрсәм... Эрим дә китәм! Менә монысы инде моның бер тамчы исбатлаусыз, бер кәлимә сүзсез дә шәрран ярып әйтелгән сөю мисалы. Әнә бер көнне Җәвит Шакиров инстаграмына Зөлфиякәе белән таганда атынып төшкән фотосын куйган. «Урамда ‒ көз, күңелдә ‒ яз! Мәхәббәт барыбызны да җылыта», ‒ дип язган җырчы. Фотоларына карау белән, чыннан да, яз җылысын тоясың шул! Әнә шул язны гомер көзенә илтеп җиткерә белүчеләргә сокланасың, әнә шундый утны-суны кичеп тә, җетелеген җуймаучы хисләргә омтыласың...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Фото: @javit_shakiro_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк