Логотип
Хәбәрләр

Кабан күле янында этләр белән йөрмәскә һәм аккошларны куркытмаска кушылды

Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстанның Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты, аккошларны куркытмас өчен, казанлыларны Кабан күле янында этләр белән йөрмәскә чакырды. Бу хакта Казан мэриясене...

Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстанның Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты, аккошларны куркытмас өчен, казанлыларны Кабан күле янында этләр белән йөрмәскә чакырды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство белгечләре күлдә аккошларга мониторинг үткәрә. Хәзерге вакытта кошлар яр буенда бала чыгарырга әзерләнә. Аларның парлашу чоры иртә язда башланган һәм бер айга якын дәвам иткән.

Белгечләр фикеренчә, кошлар, яшәү шартлары уңайлы булганга күрә, күлдә калырга булган. Әгәр кешеләр яки хайваннар аккошларны куркытса, алар биредән китәргә дә мөмкин.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк