Логотип
Хәбәрләр

Кабатланмас моң алиһәсе

Вакыт дигән нәрсә үзенекен итә, искән җил кебек үтә, дигән бабаларыбыз. Әйе, вакыт дигәннәре бик тиз уза икән шул. Әле күптән түгел генә татар халкының танылган җырчысы, Россиянең атказанган, Татарста...

Вакыт дигән нәрсә үзенекен итә, искән җил кебек үтә, дигән бабаларыбыз. Әйе, вакыт дигәннәре бик тиз уза икән шул. Әле күптән түгел генә татар халкының танылган җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалованы соңгы юлга озаткан идек. Бу фаҗигадән соң бер ел вакыт узып та киткән икән. Атаклы җырчыбызның истәлегенә багышлап, Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казанның җанатарлар фестивале мәйданчыгында 11 июль көнне концерт үткәрелде.

Әлфия Авзалова теләге буенча җырчының исе­мен йөртүче фонд 2009 елда ук оештырыла. Әмма бу фонд аның вафатыннан соң гына ак­тив эшчәнлеген башлап җибәрә. Бүгенге көндә Әлфия Авзалова исемендәге фонд җырчының исемен мәңгеләштерү һәм аның музыкаль мирасын саклау эшен җәелдерә. Җанатарлар фестивале кысаларын­да узган чара да әлеге фонд тара­фыннан үткәрелде. Биредә татар эстрадасаның яшь җырчылары артистның репертуарыннан «Эх, тала, тала», «Күбәләк», «Ашхабад» җырларын башкардылар. Иҗади очрашуны Венера Ганиева, Зәринә Вилданова, Илнар Миранов һәм Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова чыгышлары бизәде.

e5y3G PgmX4

– Әлеге проектның идеясен Мәдәният министрлыгы тәкъдим итте һәм бу чараны әнинең истәлегенә багышладык, – ди Зөлфия Нигъмәтҗанова.

«Әлфия Авзалова татар җыр сәнгатен үстерүдә күп көч куйган җырчыларыбызның берсе. Ул иң беренчеләрдән булып инструмен­таль ансамбльгә кушылып җырлап эстрадага яңалык кертте», – дип искә ала бөек шәхесебезне Венера Ганиева. Узган концертта да җырлар яңача яңгырады. Бу кичне тамашачы хозурына тәкъдим ителгән җырларга джаз юнәлешендә аранжировка­лар Валерий Коротков тарафыннан ясалган. Татар эстрадасына бүгенге көн өчен хас булмаган оркестр белән чыгыш ясау – артистларның иҗатына яңа сулыш өргәндәй булды. «Безнең өчен бу проект тарихи ва­кыйга булып калыр», – дип фикерен тәмамлады җырчы.

Әлеге проект легендар җырчының якты истәлегенә багышланган бердәнбер чара түгел. 16 август­та Татарстан Мәдәнияте көннәре уңаеннан Мәскәү шәһәренең «Әсәдуллаев йорты» бинасында зур концерт узачак. Моннан тыш, 20-22 октябрьдә Казан шәһәренең «Пи­рамида» концертлар залында Әлфия Авзалова исемендәге беренче Халы­кара иҗат фестивале узачак. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән артистлар килүе көтелә.

RsdmAl84nZw

– Әни барлыгы 17 чит телдә чыгыш ясады. Кайсы гына ил сәхнәсендә җырласа да, тама­шачы аны һәрвакыт яратып һәм зурлап кабул итте, – дип искә ала Зөлфия Нигъмәтҗанова. Шуңа да фестивальнең халыкара статуска ия булуы аеруча әһәмиятле.

Фестиваль ике елга бер уздыры­лачак. Чараның төп максаты – яшь талантларны ачыклау, аларга сәхнәдә үз урынын табарга юнәлеш бирү. Башкаручыларга кискен таләпләр куелмый: бары тик Әлфия Авзалова репертуарыннан җыр башкару сора­ла. Татар халык җырлары гына түгел, джаз юнәлешендә эшкәртелгән һәм классик әсәрләр башкарырга мөмкин. Шулай да, профессио­наль конкурс буларак, фестивальдә күбрәк махсус уку йортларында белем алган яшьләрнең чыгышлары көтелә. Вокал юнәлешеннән тыш катнашучылар хореография һәм нәфис сүз номинацияләрендә көч сынашачак.

22 октябрь көнне чараның гала-концертында Әлфия Авза­лова исемендәге фестивальнең абсолют җиңүчесе исеме ачык-ланачак. Яшь талантларны фестивальнең мәртәбәле жюри әгъзалары – Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Ренат Ибраһимов, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалие­ва, Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова бәяләячәк. Шулай ук, Америка һәм Кытай вәкилләре көтелә.

YtS0endl14s

Моннан тыш тиздән җырчының тормыш һәм иҗат юлына багыш­ланган «Үзем турында» исемле китабының дәвамы дөнья күрәчәк. 1995 елда Әлфия Авзалова үзе турында китап яза. Әлеге вакытта Зөлфия Нигъмәтҗанова күршеләре, дуслары, кызлары һәм оныкларының хатирәләрен туплау эшләре белән шөгыльләнә. Биредә җырчының Ак­танышта узган балачагы, әти-әнисе хакында истәлекләре урын алачак.

ltXRootosK8

Венера Ганиева, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты:

«Әлфия апаның балаларына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Халкыбызның яраткан кызының исемен мәңгеләштерү өчен зур хезмәт күрсәтүләре өчен аларга хөрмәтем чиксез.Әлфия Авзалова – татар җыр сәнгате үсеше өчен күп көч са­рыф иткән артистларыбызның берсе. Ул – кабатланмас моң алиһәсе. Шуңа күрә аның мирасын саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру бик мөһим. Әлфия апаның җырлары сакланса – безнең телебез, мәдәниятебез, милләтебез яшәячәк!»

Гөлназ Вәлиева

Фото: Рәмис Нәҗмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк