Логотип
Хәбәрләр

Кадерле бүләк (Габделхәй Сабитов)

  Менә инде ярты сәгать Зөлфия ванна бүлмәсендә бикләнеп утыра. Абыйсы Айдар ике мәртәбә килеп ишек шакыды, ә Зөлфия һаман ачмый да ачмый. Ак тәпиле мәче баласын күкрәгенә кыскан да, тыела алмыйча, с...

 

Менә инде ярты сәгать Зөлфия ванна бүлмәсендә бикләнеп утыра. Абыйсы Айдар ике мәртәбә килеп ишек шакыды, ә Зөлфия һаман ачмый да ачмый. Ак тәпиле мәче баласын күкрәгенә кыскан да, тыела алмыйча, сулыгып елый.

— Нишләдең син, Актәпи, нишләдең?!— дип сулкылдый ул.— Әнигә нәрсә бүләк итәрмен инде хәзер. Әллә белмисеңме, әниемнең туган көне бит бүген. Шундый матур рәсемемне әрәм иткәнсең!

Аның әнисенә бүләккә дип ясаган рәсеме чыннан да искиткеч матур чыккан иде... Бөтен дәфтәр битен алып торган роза чәчәге. Чәчәк таҗына сары сандугач баласы кунган. Һавада өем-өем ак болытлар. Алар арасыннан кояш алтын нурларын сибә. Ә сандугач, шул нурларда коена-коена, өздереп сайрый.

Рәсемне күргәч, Зөлфиянең әтисе белән абыйсы ах иттеләр.

— Кара инде, бөтенләй тере чәчәк бит! Хәтта хуш исе дә бөркелеп тора кебек!— диде әтисе.

— Ә мин сандугачның сайравын ишетәм,— диде абыйсы сокланып.

Зөлфиянең шатлыгы эченә сыймады.

Ә менә бүген, музыка мәктәбеннән кайтып керсә, ни күрсен!.. Ертылып, туракланып беткән рәсемнең вак-вак кисәкләре идәндә аунап ята. Тиктормас Актәпи, кәгазь кисәкләре белән уйнап, тере йомгактай тәгәрәп йөри. Бөтенләй өзгәләп бетергән. Ничек табып алган диген! Китап арасына яшереп куйган иде ләбаса! Инде яңасын ясарга вакыт та калмады.

Шул арада, шау-гөр килеп, әтисе белән әнисе кайтып керделәр. Зөлфия ашыга-ашыга битен-күзен юган арада кунаклар да килеп җитте. Кәшиф абый белән Фәния апа. Һәр ел шулай алар. Бу көнне эштән кайтышлый, өйләренә дә кереп тормастан, Зөлфияләргә киләләр. Быел да гади генә, ләкин бик матур бүләкләр алып килгәннәр. Як-яктан әнисенең колагын тарта-тарта, көлешә-көлешә котладылар, бүләкләрен бирделәр. Абыйсы агач тамырыннан юнып ясалган су анасы сынын бүләк итте. Әтисе күлмәклек алган. Тик Зөлфиянең генә бүләге юк. Ул, нәрсә эшләргә белмичә, пианино кырына сөялеп, боегып утыра.

Бер арада әтисе аңа сәер генә күз төшереп алды. Хәлен аңлады, күрәсең.

— Ә син... син, кызым, әниеңә берәр матур көй уйна әле,— диде ул, пианино капкачын ачып.

Зөлфиядә җыр, музыка кайгысы юк иде бу вакытта. Ләкин «әниеңә» дигәч, карышып тормады. Тик нинди көй уйнарга?

Зөлфия әкрен генә пианино телләренә басты. Бармаклары ничектер үзеннән-үзе «Һәрвакыт булсын кояш!» көен уйный башладылар. Әмма бу көйне ул әле ныклап өйрәнергә өлгермәгән иде. Музыка укытучысы Хәмдия апа бүген генә уйнап күрсәтте. Әни өчен булгач... Аның бармаклары торган саен җитезрәк йөгерделәр. Музыка ышанычлырак, матуррак агылган саен, йөрәге ашкыныбрак типте.

Көй тынарга өлгермәде, барысы да шаулатып кул чаптылар.

— Кара инде, кайчан син болай матур уйнарга өйрәндең әле?— дип гаҗәпләнде Кәшиф абый.

— Сандугачлар сайраган кебек!— диде Фәния апа.

— Рәхмәт сиңа, кызым!— дип кочып үпте әнисе Зөлфияне.— Синең бу бүләгең миңа иң кадерле, иң кыйммәтле бүләк.

Кинәт кенә Зөлфиянең күз алдында кояш балкыгандай булды. Шундый якты, шундый нурлы, шундый олы кояш! Ул кояшның нурлары, назлап-иркәләп, биттән, маңгайдан сыйпый. Ул нурлар күңелне җылыта, күзләрне чагылдыра.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк