Логотип
Хәбәрләр

Кадрия Идрисова: Балаларга үсеп килүче әни кебек карарга, эшкә өйрәтеп үстерергә кирәк

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Балаларны хезмәт белән үстерергә, тарих, гореф-гадәтләр белән бәйле рәвештә тәрбияләргә кирәк. Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызл...

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Балаларны хезмәт белән үстерергә, тарих, гореф-гадәтләр белән бәйле рәвештә тәрбияләргә кирәк. Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова шул фикердә. Бу хакта ул кичә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

  • Кичә “Татар кызчыгы-2018” бәйгесенә йомгак ясалды. Сигез кыз Гран-при һәм төрле номинацияләрдә җиңү өчен көч сынашты.

“Без бәйге кысаларында Татар утарында кыстыбый пешерергә өйрәнгәндә, кызларыбызның кайберләре “мин гаилә өчен үзем әзерлим” диде. Мин аннары кыстыбый пешереп кайткач, “өйдә әниеңә пешереп ашаттыңмы” дип сорадым. Кемнәрдер “әйе”, кайберәүләр “юк” диде. Кызларның күңелләренә кереп утырган теләкләре бар, без әниләр буларак моны аңларга тиеш. Кызларыбызны ашханә яныннан ерак җибәрмәскә иде. Без бит өйдә кайчак “кит, җәфалама әле” дип тә җибәрәбез, ә чынлыкта алар эшли белә. Балаларга үсеп килүче әни кебек карарага кирәк. Менә нәрсә җитми безгә. Аларга һаман мульфильм, уен, кәнфит тоттырыбаз, алай кирәкми, җидирәк карарга кирәк. Гомумән, хезмәт белән үстерергә, тарих, гореф-гадәтләр белән бәйле тәрбияләргә кирәк”, - дип белдерде Кадрия Идрисова.

Аның әйтүенчә, җиңүчеләргә бүләккә дә шуңа күрә ашарга пешерүдә кирәкле җайланма сайланган. “Үзем җиңеп алган бүләк, мин дә булышыйм әле дип эшләрлек булсын”, - ди Кадрия Идрисова.

Ул һөнәри дәресләрнең дә балалар өчен әһәмиятле булуын, һәр әйбер нечкәлегенә кадәр төшенеп өйрәтелгәнен билгеләп узды. “Балалар белән эшләргә кирәк, май канатын ничек ясыйсы икәнен алар хәзер гомергә онытмаячаклар. Казның кайсы җиреннән аласын беләләр. Мин хәтта 500, 1000 кеше утырган залларга да мөрәҗәгать иткәнем бар, зурлар да кайсы җиреннән аласы икәнен әйтеп бирә алмыйлар. Ә бу балалар да, әниләре дә хәзер белә, чөнки без моны дәресләрдә өйрәндек”, - диде Кадрия Идрисова.

“Ак калфак” оешмасы рәисе кызчыкларга чәчәк түгел, ә яран гөле алынуның да сәбәбен аңлатты. “Яран гөле – татар милләтенең иң яраткан гөле. Кешегә иң күп энергия бирүче гөл бу, шуңа ул халкыбызның тәрәзә төпләрен бизәгән. Халыкны күз тиюдән дә саклый торган гөл булган. Шушы гөлләрне балалар белән бергә икенче чүлмәккә күчереп утыртып, матур итеп үстерәсез. Кызларның гөлләрен карап торачакбыз, “Тылсымлы куллар” журнал битләрендә яктыртылачак”, - дип мөрәҗәгать итте ул кызларга һәм әниләренә.

Кадрия Идрисова, тулаем алганда, бәйгедә катнашучы кызларның чыгышларыннан канәгать калуын әйтте. “Биремнәрне җиренә җиткереп үтәделәр. Минемчә, балалар бакчасы өчен үтәлде. Һәр гореф-гадәтне күрсәтергә тырыштылар”, - диде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк