Логотип
Хәбәрләр

Каен суы сезоны башланды (КИҢӘШЛӘР)

Урамда чын яз исе. Урманнарда кар астыннан умырзаялар баш калкыта, ара-тирә яшел чирәм дә күренгәли, бар җиһан уяна, табигать җанлана. Кыр казлары, аккошлар. Күктә тезелешеп кыр казлары, торналар о...

Урамда чын яз исе. Урманнарда кар астыннан умырзаялар баш калкыта, ара-тирә яшел чирәм дә күренгәли, бар җиһан уяна, табигать җанлана.

Кыр казлары, аккошлар.

Күктә тезелешеп кыр казлары, торналар оча. Суы да, ризыгы да булган, куркыныч янамаган басуларда, болынлыкларда туктап ял итеп алалар да дәррәү тагын һавага күтәреләләр.Ә менә Әтнә районының Ары авылына, Ашыт буена аккошлар кайткан, дип хәбәр итте укучыбыз Фидаил Кадыймов. Мәхәббәт символы булган кошларны күреп, халык тагын да сөенгән, аккош­лар аларның сулыкларын үз иткән икән, димәк, барысы да имин булыр, иншалла.

Авылларда язгы эшләргә керештеләр. Күп хуҗалыкларда «сарыкмахерскаялар» эшли. Авылларда сакланып калган бу гадәт бүген дә кул көче белән башкарыла. Сарыкның аякларын бәйләп сузып салалар да махсус кайчылар белән йонын алалар. Кызганыч, хәзер сарык йонын җыючы гына юк.

Еланнар

   Табигать белән бергә еланнар да уянган. – Быел еланнар елдагыдан иртәрәк чык­тылар, әмма аларның саны арткан дип әйтеп булмый. Көннәр җылы торды бит, уяндылар, чирәм юк, кар эреп беткән, шуңа да хәзер алар яхшы күренә, ләкин кешегә зыян китерерлек хәлдә түгелләр, куркыныч саналган еланның да агуы көчле түгел. Аларга хәл җыю, тонуска керү өчен вакыт кирәк. Әле алар аңгы-миңге йөри, – ди орнитолог Илгизәр Рәхимов.

Каен суы

Каен суы сезоны да башланды. Бу, гадәттә, 15-20 көн генә дәвам итә. Шуңа да кеше моннан файдаланып калырга ашыга. Каен суын сатып акча эшләүчеләр дә юк түгел. Социаль челтәрдә каен суының литрын 60-100 сумнан тәкъдим итәләр. Чистайдан Илгиз Казанга кадәр китереп бирергә дә риза. «Суны бары экологик яктан чиста җирдә үскән каеннардан гына җыям, бу минем өчен хобби гына, каен суы файдалы, диләр. Шуңа үзем дә эчәм, башкаларны да сыйлап калырга ашыгам», – ди ул. Медицинада каен суы язгы авитаминоздан дәвалый, иммунитетны ныгыта дип санала. Табиблар аны буыннар, тире авырулары, шулай ук бронхит, үпкә ялкынсынуы, үт куыгы, радикулит, ревматизм, артрит, туберкулез, баш авыр­тулары булганда кулланыр­га киңәш итә. Ә менә каен серкәсенә аллергия булган кешеләргә, шулай ук бавырында таш, ашказаны җәрәхәте булганда, бу суны артык күп эчәргә ярамый. Каен суы суыткычта ике көннән дә артык сакланса, бозыла башый. Җылыда озак торган каен суы белән агуланырга да мөмкин. Эколог­лар исә: «Кәүсәләре, тамыры нык булган каеннан гына су алырга ярый», –ди. Агачта җирдән 50 сантиметр биеклектә дрель белән 3-4 сантиметр тирәнлектә тишек ясап, су агар өчен махсус улак куя­лар. Бер агачтан көненә 1 генә литр су агызырга рөхсәт ителә. Ахырдан тишекне җилем, пластилин белән томалап куярга кирәк.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк