Каһировлар гаиләсе өченче бала алып кайтамы?

Татар эстрадасының алтын тавышлы җырчысы Филүс Каһиров тормыш иптәше Эльмира белән ике малай тәрбияли. Олы уллары Айдар әтисе белән балыкта булганда кечкенә Рөстәм дә әнисе белән өйдә вакытны бушка уздырмый. Шулчакны инде 3 яшен тутырган төпчек улының да кечкенә булмавына инана әни кеше. «Тукта, ашыкма, вакыт...» – ди Эльмира Каһирова. «Аю баласыдай йомшак, кочаклашырга яратучан улым да үсте инде. Хәзер өйдә кечкенә бәби булмый. 5-6 яшьлек балалары булган әниләр мине аңлар. Аларны да шулай ук яратасың, әмма сабыйларга карата булган хисләр икенче», – дип уйлана ул.

Ике бала алып кайтканнан соң башка балалар тудыру йортына ике аягымның берсен дә атламыйм дигән Эльмираның тагын бер бәби алып кайтырга теләге дә уянып килә ахры...

Ничек уйлыйсыз, Каһировлар гаиләсе тагын бер сабый алып кайтырмы?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
810
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зөлфирәне Алмаз җәберли?
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы