Каһировлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга!

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Бүген артистның сөекле хатыны, хәләл җефете Эльмираның туган көне. Гомер бәйрәме уңаеннан җырчы сөекле хатынын матур бәйрәме белән тәбрик итеп, үз репертуарындагы җыр юлларын котлау итеп юллаган.

«Мәхәббәтнең янар чаткылары

Тормыш диңгезендә ак җилкән,

Дулкыннарны бергә ярып барсаң

Иң зур бәхет җирдә шул икән!

Матурым! Ихлас күңелемнән туган көнең белән тәбрик итәм! Изгеләрдән изге теләкләрем сиңа! Без балалар белән бик нык яратабыз Сине!» ‒ дип яза артист.

Без дә Эльмира Каһированы ихластан гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Парлы тигез гомер һәм бәхетле киләчәк телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
606
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина арасындагы мөнәсәбәтләр ачыкланды
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Юридик затларны теркәү тәртибе
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы