Логотип
Хәбәрләр

Кайбыч районы мәчетләрендә яшелчә җыялар

Бакчадан җыеп алган уңышны, гошер сәдакасы итеп, сентябрь ахырына кадәр тапшырырга мөмкин. Кайбыч районының татар авылларында имамнар гошер сәдакасы җыя. Җыелган бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә һ...

Бакчадан җыеп алган уңышны, гошер сәдакасы итеп, сентябрь ахырына кадәр тапшырырга мөмкин.

Кайбыч районының татар авылларында имамнар гошер сәдакасы җыя. Җыелган бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә һәм башка яшелчәләрне быел да райондагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына, Казан шәһәрендәге мәдрәсәләргә тапшырачаклар, дип яза җирле басма.

"Көз айлары да килеп җитте. Бу – җирдән алган уңышларыбыздан гошер сәдакалары бирү ае. Бу гамәл Раббыбыз каршында олы гыйбадәт булып исәпләнә. Шул ук вакытта динебезнең биш нигезенең берсе һәм мөселманнар өчен фарыз гамәл булып тора. Әлеге изге эштә катнашкан барлык мөселман кардәшләребезгә Аллаһы Тәгалә балаларына һәм үзләренә тәүфыйк һәм хидәят, тәннәренә саулык- сәламәтлек, малларына бәрәкәт насыйп әйләсә иде", - диде район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин.

татар-информ

"Кайбыч таңнары" Ләйсән Саттарова

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк