Логотип
Хәбәрләр

Кайтып, дәресләрне икенче төрле итеп үткәрәсе килә – Чиләбедә татар теле укытучысы

Фәнүзә Биккулова Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. “Кайтып җиң сызганып эшлисе, дәресләрне икенче төрле итеп үткәрәсе килә”, - дип белдерде Чиләбе өлкәсе...

Фәнүзә Биккулова Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

“Кайтып җиң сызганып эшлисе, дәресләрне икенче төрле итеп үткәрәсе килә”, - дип белдерде Чиләбе өлкәсе Уй районы Әмин авылындагы татар мәктәбендә татар теле укытучысы Фәнүзә Биккулова. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында ул Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бу бүләк аңа туган телләргә өйрәтү эшендә күпьеллык нәтиҗәле эше, яшь буынга татар халкының традицияләрен өйрәтү өчен тапшырылды.

Фәнүзә Биккулова Башкортстаннан Чиләбегә Әмин мәктәбенә 1995 елда килгәнен әйтте. “Килгән елларда проблемалар булды. Мин әдәби, саф татар телендә сөйләшәм. Анда диалект сүзләр күп. Кайбер сүзләрне балалар аңламый. Бер-беребезне аңламаган вакытлар булды. Хәзер инде өйрәнделәр. Сәгатьләр саны аз. 5 класстан 9 класска кадәр бер генә сәгать укытыла. Шуңа карамастан, 2004 елдан бирле һәр ел олимпиадаларда катнашабыз. Җиңүчеләр дә булдык. Бөтендөнья олимпиадасына да килдек, Россия олимпиадаларында да катнашабыз. Муса Җәлил иҗаты буенча конкурсларда да катнашабыз”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Фәнүзә Биккулова съездда катнашудан үзе өчен нәтиҗәләр чыгарганын да әйтте. “Кайтып җиң сызганып эшлисе, дәресләрне икенче төрле итеп үткәрәсе килә. Чөнки 5нче класска татар телен гомердә ишетмәгән балалар килә, алар белән икенче төрле эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Күбрәк практик эшләргә игътибар юнәлтергә ниятлим. Сүзлек тоттырып, китапны шундук укыта башлап, берни дә килеп чыкмый, минемчә”, - дип белдерде ул.

Фото: Салават Камалетдинов

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк