Калфак та ярамый, ачык күлмәк тә ошамый...

Эстрадабызның сөйкемле җырчы сандугачы, Р.Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина үзенең мөлаемлеге, чын татар кызларына хас булган тыйнаклыгы белән тамашачылар күңелен яулады.

Белүебезчә, сәхнәдә Гөлсирин күбесенчә милли образларга мөрәҗәгать итә. Аның сәхнә костюмнарының алыштыргысыз элементлары калфак яисә түбәтәй. Бервакыт җырчыны хәтта калфакны еш киюдә каепләп язганнар иде. Милли образлардан читләшеп, яңа, ачыграк күлмәк кигәч тә «татар кызларына бу образ бер дә хас түгел» диючеләр табылган.

Сылу кешегә солы капчыгы да килешә, диләр халыкта. Бу сүзләр Гөлсирингә дә бик туры килә. Сәхнә образларың үзеңә бик тә килешә. Халык сөйли торсын, син җырла гына, Гөлсирин!

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @gulsik93

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
363
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Усал хатын мужикны чүпрәккә әйләндерә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы