"Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбе сигезенче дәресенә чакыра

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбе сигезенче дәресенә чакыра. 18 майда Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең сигезенче дәресе үтәчәк. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачыларга "Зәңгәр шәл" спектакленең (1987, 2000 еллар) видеоязмасы күрсәтелә. Авторы - Кәрим Тинчурин, режиссеры - Марсель Сәлимҗанов.

"Зәңгәр шәл" –репертуарныңгадәти спектакле түгел, ул Камал театрының аерылгысыз бер өлеше.

Хәзерге вакытта сәхнәдә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы спектакль бара.

"Камал мәктәбе"ндә Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән спектакльне тамаша кылырга мөмкин булачак. Бренче пәрдә 1987 ел, ә икенчесе 2000 ел язмасы булачак. Моннан тыш, тамашачылар башка куелышлардан да өзекләр күрә алачак.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
259
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы