Логотип
Хәбәрләр

Камал театры беренче мәртәбә Румыниядә фестивальдә катнашачак

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры беренче мәртәбә Румыниянең Бухарест шәһәрендә Fest(in) on the Boulevard Халыкара фестивалендә катнаша. 15 октябрьдә камаллылар режиссёр Йон Фоссе әсәре...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры беренче мәртәбә Румыниянең Бухарест шәһәрендә Fest(in) on the Boulevard Халыкара фестивалендә катнаша. 15 октябрьдә камаллылар режиссёр Йон Фоссе әсәре буенча куелган «Җәйнең бер көнендә» (режиссёр ФБикчәнтәев) спектаклен тәкъдим итәчәк. Фестиваль катнашучылары арасында Германия, Израиль, Болгария, Венгрия һәм Румыния һ.б театрлар бар. Камал театры әлеге фестивальдә Россиядән бердән-бер катнашучы.

Быел әлеге фестиваль 7 нче мәртәбә үткәрелә. Fest(in) on the Boulevard фестивале Nottara румын театры тарафыннан 2013 елдан бирле оештырыла. Казан тамашачысына әлеге театр Төрки халыкларының XIV «Нәүрүз» Халыкара театр фестиваленең хэдлайнеры булган – «Moliere» спектакле аша таныш.

Фестиваль төп ике өлештән һәм өстәмә бүлекләр, чаралардан тора. Беренче төп бүлек «Комедияле бульвар» дип атала – ул румын һәм чит ил комедияләрен берләштерә. Фестивальнең икенче төп бүлеге көндәлек тормышның актуаль сорауларына багышлана.

Фестиваль көннәрендә, шулай ук, әдәби укулар, китаплар тәкъдим итү кичәләре, фотокүргәзмәләр һәм урам чаралары үткәреләчәк.

Автор: А.Галимова

Фото: kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк