Логотип
Хәбәрләр

Камал театры Буадагы халыкара фестивальдә "Килмешәк"не күрсәтә

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). 15-24 майда Татарстанда икенче тапкыр узачак "Буа: диалог киңлеге" Халыкара фестивалендә  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры С.Гаффарованың Ф.Бикчәнтәев к...

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). 15-24 майда Татарстанда икенче тапкыр узачак "Буа: диалог киңлеге" Халыкара фестивалендә  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры С.Гаффарованың Ф.Бикчәнтәев куелышындагы "Килмешәк" спектаклен тәкъдим итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фестивальдә Азәрбайҗан, Швейцария, Казахстан һәм Россия театрлары катнаша.

  • "Килмешәк" спектакленең герое Нәкыйп сугыштан соң, язмышына буйсынып, Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр яңа биттән башлап җибәрә. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә ул татар авылындагыча яши башлый - бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабан туе уздыра. Хатынына да ул Джоанна дип түгел, ә татарча "Җаным" дип эндәшә. Көннәрдән бер көнне аның кебек үк "килмешәк", ләкин тамырлары Шотландиядән булган күршесе Самуэль, элеккеге совет гражданнарына кире СССРга кайтырга рөхсәт ителә һәм аларга бернинди дә куркыныч янамый дигән хәбәр алып килә... Нәкыйп Ватанына кайтырмы? Сөйгәне белән очрашырмы? Әнисенең каберенә килерме?

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк