Логотип
Хәбәрләр

Камал театры Ч.Айтматовның 90 еллыгына премьера тәкъдим итте

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ел саен тамашачыларын Марсель Сәлимҗановның туган көненә премьера белән сөендерә. Быелгы сезонның көтеп алынган премьерасы – Ч.Айтматовның «Гасы...

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ел саен тамашачыларын Марсель Сәлимҗановның туган көненә премьера белән сөендерә. Быелгы сезонның көтеп алынган премьерасы – Ч.Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча сәхнәләштерелгән «Мәңгелек буран» спектакле. Премьера кичендә тамаша залында бер генә буш урын да калмаган иде. Халык монда театрны сагынып килә, анысы хак. «Мәңгелек буран» спектакле фәлсәфи темаларны кузгата: яшәү һәм үлем, яшәү мәгънәсе, кеше гомеренең кыйммәте һ.б. Спектакльнең төп вакыйгалары Казангапның үлеменә бәйле бер үзәккә тупланган. Спектакль әсәрнең төп герое Идегәйнең хатирәләре формасында, ретроспектива алымына корылган. Монда ата-бала мөнәсәбәтләре, дуслык-туганлык мөнәсәбәтләре, туган җиргә мәхәббәт урын ала.

 «Гасырдан да озын көн…» – Чыңгыз Айтматов иҗатында шактый мөһим урынны алып торган әсәрләрнең берсе. Төрле вакыт аралыкларын һәм сәнгати чараларны берләштергән, фантастика, мәсәлләр һәм реализмга корылган, маңкортлар хакындагы билгеле легенданы, данлыклы ак дөя Каранар токымын яктыртуны үз эченә алган роман бүгенге көндә дә актуаль.

Быел дөнья җәмәгатьчелеге Ч.Айтматовның 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Камал театры да бу чарадан читтә калмады. Режиссер Илгиз Зәйниев күп кенә сюжет сызыкларыннан баш тартып, игътибарны романның төп темасына – катлаулы чорда яшәгән кеше язмышларына юнәлтә. Әлбәттә, спектакльдә маңкорт турында легенда да урын ала, ул үз тамырларыңны югалту хакындагы куркыныч кисәтү буларак яңгырый.

Автор: А.Галимова

Фото: Алсу Габдуллина


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк