Камал театры «Әдәпле тамашачы» дигән акция игълан итә! Исәнләш һәм 50% кадәр ташламага ия бул!

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры беренче мәртәбә «Әдәпле тамашачы» дигән акция игълан итә. Акциянең бер генә шарты бар: 21 августа 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр театр кассасында «Исәнмесез» дип әйтергә кирәк. 
Ташлама 21 августа 19.00 сәгатьтә булачак «Исәнмесез!? / Живы ли вы!?» Спектакленә генә кагыла. (иң күбе ‒ 50%). Мәсәлән, кассада «Исәнмесез», «Здравствуйте» «Привет» дип әйтсәгез, гомуми ташлама 15% булачак ( «Исәнмесез» сүзе өчен 5%). 

Акция өчен каралган билетлар саны чикле. Театр кассасының участниками: Казан, Татарстан ур., 1. Театр җитәкчелеге акция шартларын үзгәртү хокукына ия. Акция буенча һәр тамашачы ике билетны ташлама белән ала алачак.

Чыганак: kamalteatr

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
374
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зәмирәдән акча таптыралар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы