Камал театры директоры Санкт-Петербургта "ПРОРЫВ" премиясенең жюри составына кертелде
26 февральдән 4 мартка кадәр Санкт-Петербургта яшьләр өчен үткәрелүче Х "ПРОРЫВ" театраль премиясе үтә. Премиянең жюри составында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов...
26 февральдән 4 мартка кадәр Санкт-Петербургта яшьләр өчен үткәрелүче Х "ПРОРЫВ" театраль премиясе үтә. Премиянең жюри составында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов та бар. Бу хакта Г. Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Жюрида шулай ук, театр тәнкыйтьчеләре Марина Давыдова, Жанна Зарецкая, Роман Должанский, Санкт-Петербургның мәдәният буенча Комитеты рәисе урынбасары Александр Воронко, Тбилисск театры сәнгать җитәкчесе Кетеван Долидзе һәм башкалар. Жюри рәисе - "Реальный театр" бөтенроссия фестивале директоры, Екатеринбург Яшь тамашачылар театры директоры урынбасары Олег Лоевский.
- «ПРОРЫВ» премиясе 2008 елда Санкт-Петербургның «Приют комедианта» дәүләт драма театры һәм театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Андрей Пронин тәкъдиме, шулай ук, Санкт-Петербургның мәдәният буенча Комитеты ярдәме белән барлыкка килә. Премиянең максаты – Санкт-Петербург драма сәхнәсендә хезмәт итүче яшьләрне үстерү.
- «ПРОРЫВ» премиясе - киләчәктә Петербург һәм Россия театрларының даны була алырдай режиссерларга, артистларга, театр рәссамнарына һәм драма театры менеджерларына игътибар бирергә омтыла. «ПРОРЫВ» шулай ук, новаторлык яки эксперименталь характердагы хезмәтләргә өстенлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк