Логотип
Хәбәрләр

Камал театры Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча әкият куячак

Камал театры балаларга яңа әкият әзерли - яшь режиссер Олег Кинҗәгулов Мансур Гыйләҗев инсценировкасы буенча «Таңбатыр» әкиятен куячак. Яңа сезон премьералары белән коллективның җәйге ялдан соң труппа...

Камал театры балаларга яңа әкият әзерли - яшь режиссер Олег Кинҗәгулов Мансур Гыйләҗев инсценировкасы буенча «Таңбатыр» әкиятен куячак. Яңа сезон премьералары белән коллективның җәйге ялдан соң труппа җыенында баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев таныштырды.

Әкият Кече сәхнәдә чыгарылачак. Олег Кинҗәгулов репетицияләрне октябрь азагында - Кече залда яшьләр спектакльләре трилогиясе чыгарылганнан соң башларга планлаштыра. Рольләр күзалланса да, әлегә тәгаенләнмәгән.

Драматург Мансур Гыйләҗев әкиятне Камал театры заказы буенча язуын, исеменә «Таңбатыр» әкияте чыгарылса да, әсәрдә берничә татар әкияте сюжеты кулланылуын әйтә. Сюжет уңай персонаж Таңбатыр һәм тискәре образ Кичбатыр тирәсендә бара. «Әкият яхшылыкның җиңүе, иманлы булып яшәүнең өстенлекләре турында», - дип аңлата Мансур Гыйләҗев.

«Мин күп язам. Әгәр театр яңадан эшләвемне сорый икән, мин кат-кат эшләргә дә әзер», - ди Мансур Гыйләҗев.

«Таңбатыр» спектакле декабрь аенда чыгарылыр дип уйланыла. «Ул яңа ел әкияте булмаса да, балаларга кышкы каникулларга бүләк булыр», - ди Олег Кинҗәнулов.

Олег Кинҗәнулов – яшь режиссер, Фәрит Бикчәнтәевның укучысы. Ул сезон ахырында Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары белән Сөмбел Гаффарованың «Парковка» спектаклен чыгарды. «Парковка» спектакле «Театраль Идел буе» театр фестиваленә катнаша. Спектакльнең язмасын фестиваль сайтыннан карарга мөмкин.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото:  Владимир Васильев

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк