Логотип
Хәбәрләр

Камал театры Оренбургта "Гостиный двор" Халыкара фестивалендә катнаша

Иртәгә, 18 июньдә, Оренбургта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Г.Исхакый әсәрләре буенча режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән "Тормышмы бу?" спектаклен тәкъдим итә. Бу турыда театрның...

Иртәгә, 18 июньдә, Оренбургта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Г.Исхакый әсәрләре буенча режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән "Тормышмы бу?" спектаклен тәкъдим итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакль М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт драма театры сәхнәсендә XI "Гостиный двор" Халыкара театр фестивале кысаларында күрсәтелә. Фестиваль афишасында, шулай ук, Казахстан, Мәскәү, Самара, Оренбург, Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Бугуруслан һәм Орск театрлары бар.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел "Тормышмы бу?" спектакле өч халыкара фестивальдә катнашкан иде: Уфа шәһәрендә "Туганлык", Санкт-Петербургта "Радуга", һәм Казанда "Нәүрүз" фестивальләрендә.

  • «Тормышмы бу?» әсәренең герое – яшь шәкерт халыкка хезмәт итү теләге белән яна. Әмма, Ислам фәннәрен өйрәнеп үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүм - мулла улы акылына түгел, ә табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына. Нәтиҗәдә, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала. 

Спектакльнең режиссер концепциясе татар сәхнәсе өчен яңа булган этюд ысулын куллануны күздә тота. Инсценировканы һәм рольләрне иҗат иткәндә әсәрдән диалоглар гына түгел, шулай ук авторның фикерләре дә, табигатьнең һәм геройларның бер-берсенә мөнәсәбәтләренең тасвирламалары да үзгәртелмичә алынды. 

  • Спектакль "Алтын битлек" премиясенә 6 номинациядә җиңүгә дәгъва итте.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк