Логотип
Хәбәрләр

Камал театры спектакльләрен һәм юбилей кичәләрен «Татар-информ» аша онлайн карап булачак

Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты старт алды – театр репертуарындагы спектакльләр һәм күренекле артистларның юбилей кичәләре онлай...

Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты старт алды – театр репертуарындагы спектакльләр һәм күренекле артистларның юбилей кичәләре онлайн күрсәтелә башлый. Алдагы ике ай эчендә ике спектакль һәм ике юбилей кичәсе интернет аудиториясенә тәкъдим ителә.

Проект татар мәдәниятенең чикләрен киңәйтү һәм бөтен дөньядагы тамашачыны милли театр сәнгатенә тарту максатыннан эшләнә.

1 февральдә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар «Татар-информ» аша Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә/Под музыку ветра» спектаклен карады.

kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк