Логотип
Хәбәрләр

Камал театры татар халкына Зөләйха исеменең беренчел версиясен кайтармакчы

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры бөтен төрки дөньяга Зөләйха исеменең беренчел вариантын искә төшерергә тели һәм быелгы “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы...

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры бөтен төрки дөньяга Зөләйха исеменең беренчел вариантын искә төшерергә тели һәм быелгы “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумын шушы темага багышлый. Театр форумының нигезе итеп Гол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре алынган.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумына багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендәФорумны оештыручылар - аның директоры Илфир Якупов, сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев һәм программа директоры Нияз Игъламов төрки театр дөньясы өчен әһәмиятле чара турында сөйләде.

“Форумның темасы – театр, пространство һәм текст. Безгә бөтенесен берләштерә ала торган текст кирәк иде һәм без Гол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ына мөрәҗәгать иттек. Без педагогларга шушы текстның тәрҗемәсен юлладык. Алар шушы текстны нигез итеп алып эшләячәкләр”, - дип аңлатты Фәрит Бикчәнтәев. Ул теоретиклар түгел, практика белән шөгыльләнә торган педагоглар турында сүз баруын ачыклады. Актер осталыгы буенча тренинглар үткәрәчәк Игорь Яцконы, сәхнә сөйләме буенча тренинглар әзерләгән Дмитрий Кошминны, хореография буенча секция алып барачак Мария Большакованы мисалга китерде. “Алар алга таба шундый текст барын беләчәкләр”, - дип өстәде Фәрит Бикчәнтәев.

“Без саха тоюгын, тываның тамак төбе белән җырлавын, башкорт кураен, төрки дәрвишләрен – бөтенесен форум кысаларында күрсәттек. Тагын нәрсә күрсәтә алабыз дип уйландык та, татарлар өчен генә түгел, төрле төрки халыклар өчен дә нигез булып торган “Кыйссаи Йосыф”ка тукталдык. Быелгы Халыкара театраль-белем бирү форумының төрки компоненты шушы тексты булачак”, - диде Нияз Игъламов.

“Без педагогларның бу текст белән нишлисен белмибез, без аларга ирек бирдек”, - дип аңлатты матбугат конференциясеннән соң Нияз Игъламов. Ул алга таба Камал театрының “Кыйссаи Йосыф” тексты белән эшләргә әзерлеген әйтте.

”Моңарчы булган куелышлар әле бу теманы япмыйлар. Аны Ренат Әюпов та куйды, Тинчурин театры да, Гафури театрында да куелды. Әмма минемчә, алар фәлсәфи тирәнлеген күрсәтеп бетерә алмады. Тема - ачык”, – диде ул.

Камал театры “Кыйссаи Йосыф”ны искә төшерүен дөньяга “өченче Зөләйха” аваз салуы һәм аның киң популярлык алуына җавап булачагына бәйләми. Алар бу теманы Уфада “Зөләйха күзләрен ача” спектакле куелганчы ук сайлауларын әйтәләр.

Мәгълүмат өчен. “Өченче Зөләйха” дигәндә Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы турында сүз бара. Ул 29 телгә тәрҗемә ителәчәк. 20 телдә басылып чыкты инде, шул исәптән, татар телендә дә. Зөләйхаларның беренчесе Кол Галидә булса, икенчесе Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасы аша билгеле.

Искәртеп үтәбез: Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы быел Казанда 28 майдан 3 июньгә кадәр үткәрелә.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк