Логотип
Хәбәрләр

Камал театры ярты тәүлек эчендә миллион сумлык билет саткан

Камал театры Халыкара театр көне уңаеннан ярты тәүләк эчендә ташлама белән 1 млн сумлык билет саткан. Бу хакта Халыкара театр көне уңаеннан “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә Камал...

Камал театры Халыкара театр көне уңаеннан ярты тәүләк эчендә ташлама белән 1 млн сумлык билет саткан. Бу хакта Халыкара театр көне уңаеннан “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә Камал театры директоры Илфир Якупов әйтте.

“2017 елдан бирле без Халыкара театр көнендә ташламалы онлайн билет сату акциясе оештырабыз. Рәсми сайтыбыз аша театр спектакльләренә билетны зур ташлама белән алырга мөмкин. Әмма бу кассадан сатуга карамый, без кассалар янында чират булдыру яклы түгел”, - дип аңлатты Илфир Якупов.

Театр җитәкчелеге китергән мәгълүматлар буенча, 2017 елда акция белән 1130 билет сатылган, 2018 елда – 1776. Ә 2019 елда ярты тәүлек эчендә 3513 онлайн билет сатылган. Бүген генә 1 млн сумнан артык билет сатылган. Ажиотаж бар. Халык билет ала”, - дип нәтиҗә ясады Илфир Якупов.

Ташламалы билетлар акциясе төн уртасына кадәр дәвам итәчәк. 

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк